"Казан чормасы" рәсем күргәзмәсе ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның дәүләт сәнгать музеендә “Казан чормасы” дип аталган күргәзмә ачылды. Аның авторы Елена Титова үзенең эшләрендә совет чоры уенчыкларын куллана: йомшак аюлар, курчаклар, куяннар. Рәссам төрле ысуллар белән эш итә: коллаж, инсталляция, рәсем. Күп эшләр коммунизм чорының сорылыгы белән сугарылган булса да, Титова үзенең күргәзмәсе белән балачакның матур хәтирәләрен яңартырга тели.