Татарстан мәдәният министры җитәкчелегендәге делегация узган атна Төмәндә федераль Сабантуйга әзерлек турында киңәшмәләр үткәрде.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге делегация 17-19 гыйнвар көннәрендә Төмәндә федераль Сабантуйга әзерлек турында өлкә милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Евгений Воробьев, мәдәният департаменты директоры Евгений Негинский катнашында киңәшмәләр үткәрде. Алар Сабантуйны үткәрүнең програмы, урыны, көне һәм башкалар турында сүз алып бардылар. Аннары Төмән дәүләт драма театры, филармониясе, “Геолог” стадионы, өлкә фәнни китапханәсе белән таныштылар.
Шәһәр татар мәдәният үзәгендә татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин шуларны сөйләде:
– Төмәнгә беренче тапкыр килүем. Монда әнием ягыннан апабыз тора. Аны кичә күрдем. Аның мондагы сабантуйлар турында матур итеп сөйләве бик ошады, анда булган кебек тойдым үземне. Без сезгә бик зур рәхмәтле. Бу танышуыбызның төп максаты – булачак федераль Сабантуй турында сезнең карашны да белү, мөмкинлекләрне ачыклау.
Төмәндә башка төбәкләр көнләшерлек мәдәният һәм спорт үзәкләре бар икән. Әлегә сабантуйны июль ахырларында “Геолог” стадионында үткәрергә дигән теләгебез бар. Тик бу төгәл вакыт түгел, әле бу турыда уйларга кирәк. Ни өчен шулай соң? Чөнки быел Казанда 6-17 июль көннәрендә Универсиада узганы һәркайсыгызга мәгълүмдер. Ә июнь аенда бөтен җирдә һәм Татарстанда да сабантуйлар чоры. Һәм Универсиадага ныклы репетицияләр дә башлана.
Сабантуйга Түбән Кама районыннан 350, Казаннан артистлар белән бергә 150ләгән, бөтендөнья татар Конгрессы аша төбәкләрдән 450ләп кеше киләчәк. Без Төмән өлкәсендә иң шәп Сабантуй булыр дип өметләнәбез, чөнки монда татарлар күп яши, алар да ярдәм итми калмас дибез. Шуңа да сорауларыбыз күп, аларның иң беренчесе – ат чабышы кирәкме?
Җавап итеп беренче сүзне өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров алды:
– 2010 елда ук быел уздырырга дип планлаштырылган Сабантуйга аз гына вакыт калды. Ни өчен ул монда үтәргә тиеш соң? Соңгы 20 ел эчендә динебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез үсеше сүлпәнләнде. Кузгатып җибәрү өчен татарларны бергә җыярга кирәк. Тагын да авылларда күп мәктәпләр, мәдәният учаклары ябылды, техник яктан тәэмин ителеш начарланды. Монда Татарстан белән ике арада килешү төзергә кирәк булыр, анда инде барысына караган сораулар да кертелергә тиештер.
Ат чабышын үткәрүдә бернинди дә авырлык күрмибез. Ипподромның сыйфаты начаррак, әлбәттә. Тик борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне бөртекләп саклау ягында без.
– Оештыру комитеты фикерләрегезгә каршы килмәс, дип уйлыйм, барысын да уңай хәл итәргә тырышырбыз, диде министр. Тагын да “Этнос” балалар үзәге директоры Венера Хәйруллинаның, “безнең дә балаларыбыз катнашсын иде зур бәйрәмдә”, дигән теләгенә каршы М.Сәмигуллин Сабантуйның кереш өлешен Түбән Кама районы әзерләячәк, алар 300 бала алып киләләр, тагын да 15тән 18 яшькәчә 400ләп кыз кирәк булачагын хәбәр итте.
Аннары сөйләшү барышында бәйрәм кысаларында шәһәрдә төзеләчәк мәчеткә дә, Төмән янындагы татарлар күпләп яши торган Кырынкүл авылындагы мәктәпкә дә нигез ташы салыныр дигән теләкләр ишетелде. Өлкә татар мәдәният үзәге булдыру кирәклегенә басым ясалды. Шулай ук хөкүмәт җитәкчеләренә татарларга азрак игътибар итүләре өчен үпкә сүзләре дә ишетелде. Түгәрәк өстәл артында утыручылар Төмән татарларына игътибар, хөрмәтләре өчен Татарстанга һәм министрга зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм хәлдән килгән кадәр ярдәмнәрен күрсәтәчәкләрен әйттеләр. Җавап итеп Айрат Сибагатуллин мондагы тәкъдимнәр турында Казанда сүз алып барылачагын, шулай рәхәтләнеп татар телендә аралаша алулары өчен шат булуын әйтеп сөйләшүне тәмамлады.
“Төмәндә 13нче федераль Сабантуйны иң әйбәте итеп үткәрәчәкбез", диделәр өлкә җитәкчеләре. Федераль Сабантуйның оештыру комитеты яз айларында тагын очрашачак.
Кыскача белешмә: Федераль Сабантуй Сарытау, Тольятти, Мәләкәс, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Сарански, Чиләбе, Әстерхан, Сембер, Ижау, Екатеринбур, Владивосток шәһәрләрендә булырга өлгерде инде. Төмәнгә федераль 13нче сабантуйның күчмә символын – канатлы тулпарны былтыр Е.Воробьев һәм өлкә татар Конгрессы президенты Н.Саттаров алып кайттылар.