Урал җирендә бәйрәм чаралары Габдулла Тукайның 125 еллыгын билгеләп узудан башланды. Татар конгрессы вәкилләре федераль Сабан туе Русиядә татарга юл ачар дип өметләнә һәм аны дәүләт бәйрәменә әйләндерергә тәкъдим итә.
1 июльдә Екатеринбурның академия театрында Тукайның 125 еллыгы уңаеннан зур концерт үткәрелде. Анда Татарстан сәнгатькәрләре: Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Резеда Галимова, Илдус Әхмәтҗан һәм башкалар чыгыш ясады. Тукайны искә алырга Свердлау губернаторы Александр Мишарин белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Свердлау татарлары 50 меңгә артты
Губернатор өлкәдә татарларның сан ягыннан урыслардан кала икенче урында торып, 170 мең булуларын әйтеп китте. Мишарин сүзләренчә, татар һәм башкорт халкы Свердлау тормышында зур урын тота, җаваплы урыннарда эшли. Губернатор Александр Мишарин үзе татар ансамбле чыгышларын карарга ярата икән.
2010 елда Свердлау өлкәсе һәм Татарстан арасында төрле юнәлештәге хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Екатеринбурда узган федераль Сабан туе ике төбәк арасында мәдәни өлкәдә эш баруын күрсәтә.
Свердлау губернаторы алга таба да бергә эшләү әһәмиятен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында һәр халыкның тамырларын, ата-бабасын хәтерләвен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга тырышуын искә алды. Гадәттәгечә, Рөстәм Миңнеханов Екатеринбурга бүләксез килмәгән иде. Өлкә татарлары тормышында актив катнашучыларга Татарстан бүләкләре тапшырылды.
Русиянең 34 төбәгеннән килгән кунаклар өчен чәй өстәлендә көтелмәгән вакыйга булды: Свердлау губернаторы Александр Мишарин өлкәдә татарларның никтер 170 мең генә түгел, ә 220 мең булуын әйтеп салды. Димәк, Русиядә татарлар саны киметелеп күрсәтелә дигән сүзләрдә дөреслек бар.
"Ике Рөстәм килеп төшкән Мишаринга кунакка"
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның федераль Сабан туена килүе татар-башкорт җәмәгатьчелеге өчен зур вакыйга булды. Башкортстаннар президентлар турында “Ике Рөстәм килеп төште Мишаринга кунакка, Алла бирсә, сынатмабыз Путин патша барында” дигән җыр да әзерләп куйган иде.
Ике Рөстәм Свердлау губернаторы Александр Мишаринны уртага алып, юрталар корып әзерләнгән башкорт авылына, аннан Түбән Кама районы төзегән татар авылына барды.
Ел саен йә Ижау, йә Петербур Сабан туйлары өчен җаваплы булган Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин бу юлы да сынатмаган: Сабан туена Түбән Камадан алты автобуска төялеп, төрле җыр-бию ансамбльләре килде, берничә җирдә чыгыш ясар өчен сәхнәләр корылды.
Төп мәйданда исә Татарстан һәм Башкортстан сәнгатькәрләре чыгыш ясады. Урал татарлары Салават, Хәния Фәрхи, “Казан егетләре” төркемнәрен, җыр һәм бию ансамбльләрен яратып кабул итте. Шулай ук төрле төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләр, җырчылар чыгыш ясады.
"Губернаторга – тәкә, батырга – машина!"
Мишарин, Миңнеханов һәм Хәмитов Сабан туе башланып киткәч, халыкны бәйрәм белән котларга сәхнәгә чыкты. Свердлау губернаторы Мишарин федераль Сабан туеның Урал җирендә узуына, кунаклар килүенә шат булуларын белдерде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ике президентның да Сабан туена килүен, татар-башкортларны җыя алуга мөмкинлек булуны искәртте. Сабан туеның Русиянең 55 төбәгендә узуын, татар белән башкортның бердәм булуын ассызыклады. Ахырда Мишаринга тәкә күтәреп төшкән сынын бүләк итте. Шулай ук Свердлау татарларының конгрессы башлыгы Ринат Садриевкә Fiat Ducato, Сабан туе батырына Fiat Albea машинасы ачкычларын бирде.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Сабан туенда халыкны котлау белән генә чикләнде.
Ринат Садриев: "Сабан туе гомум Русия бәйрәме булсын!"
Иртәнге 11дә башланып киткән Сабан туе кичкә җиделәргә кадәр дәвам итте. Бәйрәм олы дәрәҗәдә узганга оештыручыларга рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Соңгы елларда Татарстан тәэсирендә Русия татарларына караш яхшыра төшүне әйтүчеләр дә бар.
Свердлау өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе, Татарстанның Свердлаудагы яңа вәкиле Ринат Садриев Сабан туе гомумрусия бәйрәме булырга тиеш дигән фикердә. Федераль Сабан туе Екатеринбур татарларына юл ачар, хакимият татарларга зуррак игътибар бирә башлар, дип саный ул.
Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров федераль Сабан туеның елдан-ел зуррак кимәлдә узуын, быелгы бәйрәмгә Татарстан һәм Башкортстан президентлары килүне татар-башкорт җәмәгатьчелегенең күптән көтүен белдерде.
“Бу вакыйга Татарстан белән Башкортстан якынаюга этәргеч булыр”, ди Закиров.
Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов исә, Башкортстан татарлары белән ныклап эшли башлау әһәмиятен ассызыклады.
Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республиканың алга таба да Русия төбәкләрендә яшәүче татарларга төрле чаралар оештырырга ярдәм итәчәген белдерде.
Баш батыр – Ильяс Галимов
Бәйрәмнең төп ярышы булган көрәш бәйгесендә батыр булып Татарстаннан Ильяс Галимов калды. Аңа көрәшнең баш хөкемдары Ирек Арсланов Fiat Albea машинасы ачкычын тапшырды.
Киләсе елда федераль Сабан туе Ерак Көнчыгышта, 2013 елда Төмән шәһәрендә уза.