Можгада җенси җинаять кылган 19 яшьлек егеткә 10 ел төрмә яный

Удмуртиянең Можга районара прокуратурасы алып барган тикшерү нәтиҗәсендә 12 яшьлек кызга карата җенси җинаять кылынуын ачыклады.

Можга мәктәпләренең берсендә укыган бу кыз социаль челтәрдә бер егет белән танышып аның белән очраша башлаган, балага узган. Район авылларының берсеннән булган 19 яшьлек егет кызның авырга узуын белгәч качкан.

Кыз әбисе белән яшәгән булган. Әбисе егетнең кыз белән кунарга калганын белгән. Мәктәп кызның үз өендә яшәмәгәнен беркая да хәбәр итмәгән булган.

Егет табылган, кулга алынган. Гаебе исбатланган очракта аңа 10 елга кадәр төрмә яный, дип хәбәр итә Можга прокуратурасының матбугат хезмәте.

Моннан тыш прокуратура кушуы белән мәктәп директоры урынбасары, кыз укыган сыйныф җитәкчесе һәм социаль укытучы җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта кыз әнисе белән яши, социаль сәбәпләрдән аның йөклелеге өзелгән.