Бавлы районында Уба авылын да су баса башлады

Татарстанның Бавлы рйонындагы Уба авылына су басу куркынычы яный. Казан вакыты белән 16 сәгатькә су 36 хуҗалыкның бакчаларын баскан, өйләрнең нигезенә якынлашып килә, дип хәбәр иттеләр Азатлыкка район хакимиятеннән. Кичкә су күтәрелеп өйләргә керү куркынычы да бар, диде алар. 55 кеше һәм 9 бала яшәгән Убага Ык суы ташып куркыныч тудыра.

Моңа кдаәр әлеге райондагы Шалты авылындагы биш йортны, Исергәп авылындагы 17 йортны су баскан иде инде.