Миңнеханов "Сәләт-Прага" мәктәбе тәҗрибәсе турында

Your browser doesn’t support HTML5

Рөстәм Миңнеханов "Сәләт" аланнарының Чехиядә дә үтүе турында сү чыккач: "Ел да барам, быел да барырга кирәк. Монда килеп мәктәп оештырулары бик әйбәт. Бәлки, безгә бу практиканы үстерергә, монда берничә кешене җибәрергә һәм шундый аланнар оештырырга кирәктер. Әгәр биш-алты кешене җибәрсәк, алар балаларны туплап, өйрәтер иде. Без гел читтәге балаларны үзебезгә ничек китерергә дип уйлыйбыз. Бөтенесен дә китереп бетереп булмый. Кайчакта бит мондый эшләрне Татарстаннан белгечләрне җибәреп тә оештырырга була", диде.