15 апрельдә, вафат булуына 100 ел тулган көнне татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай Казанда аның белән бәйле тарихи урыннарда искә алынды.
Габдулла Тукайны искә алу чаралары иртәнге унбердә башкаланың Тукай мәйданындагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Шулай ук Ирек мәйданындагы опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәленә дә чәчәк бәйләмнәре салынды. Ике чарада да чыгыш ясаучылар булмады. Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин шулай да журналистларның сорауларын җавапсыз калдырмады.
Рафис Корбан, Габдулла Тукай ул җаны-тәне белән милләтен кайгырткан шагыйрь, дип билгеләп үтте.
“Аның бөтен әсәрләрендә милләте өчен борчылуы сизелә. Гомумән, милләтне борчыган бөтен мәсәлә Тукайны да борчыган. Үзенең милләтен яшәтү өчен Тукай тормышын шуңа багышлаган. Ислам динендә безнең пәйгамбәребез Мөхәммәт булса, Тукай – безнең милләтебезнең пәйгамбәре”, дип белдерде ул.
Тукайны искә алу чарасы шагыйрь 1913 елның 15 апрелендә 8 сәгать 15 минутта вафат булган элекке Клячкин хастаханәсе алдында митинг белән дәвам итте. Минзәлә театры артистлары ул вакытның киемнәрен киеп халыкка Тукай заманын искә төшерде. Митингта чыгыш ясаучылар Тукайга кагылышлы шигырьләр сөйләде, үз фикерләрен әйтте.
Митинг баршында татар иҗтимагый үзәге вәкилләре “Кичер безне Тукай! Без һаман коллыкта! Татар университеты, татар мәгарифе, кинә, радио, тв – юк! Исламны, татарны юк итү бара!”, “Татар халкы үлгәнме, әллә йоклаган гынамы Тукай, без исән әле. Татар дәүләте, теле өчен көрәшәбез!” дигән шигарьләр күтәреп торды.
Митинг Тукай рухына дога кылу һәм Тукай вафат булган Клячкин хастаханәсе адындагы мемориаль тактага чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Чарада катнашучыларны аннан Тукайның җәсәде торган Юнысов мәйданына, ә аннан Яңа бистәдәге Тукай күмелгән татар зиратына алып киттеләр.