Уфа коммунистлары май бәйрәмен елдан-ел сүлпәнрәк билгели

1 май җыены, Уфа

1 май республика коммунистлары Уфада тантаналы йөреш һәм урам җыены үткәрде. Алар Карл Маркс һәм Коммунистик урамнары чатында җыелып, тынлы оркестр белән Ленин скверына килде һәм бәйрәм җыены уздырды. Чарада 250гә якын кеше катнашты.
1 май бәйрәменең Ленин скверында бу икенчегә узуы. Ә аңа кадәр башкала хакимияте бинасы каршындагы Ленин мәйданында уза иде. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, хакимият менә инде икенче ел төп мәйданда чара уздыруга рөхсәт бирми. Моны алар 1 май - хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көнен Яз һәм хезмәт бәйрәменә алыштыру өчен эшләнә дип бәяләде.

Урам җыенындагы чыгышлар бар да берйөзле булды. Аларда Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге үткәргән сәясәткә тәнкыйть белдерелде, илне бары тик коммунистлар гына коткара алуы билгеләнде һәм иртәме-соңмы хакимияткә киләчәкләре белдерелде.

Республика коммунистларының “Коммунист Башкортостана” гәзите мөхәррире Мадриль Гафуров: “1902 елда Уфада коммунистлар беренче тапкыр май бәйрәмен үткәргән. Анда 50 кеше катнашкан. 1917 елда 50 мең катнашлыгында тантаналы йөреш узган. Бүген безнең сафлар сыек булса да, киләчәккә өметләр зур. Бары тик коммунистлар фиркасе генә илне бу чоңгылдан алып чыгарга сәләтле. Халык моңа инаначак һәм җиңү безнең белән булачак”, дип сөйләде.

Башкортстан пионерлары

Агымдагы елда Башкортстанда ике оешма рәсми теркәлде. Алар: “Сугыш балалары” һәм “Ленин комсомолы” оешмалары. Чарада аларның рәисләре дә чыгыш ясады. “Сугыш балалары” оешмасы рәисе Александр Палтусов сүзләренчә, оешмага 1928 елның 24 февраленнән алып 1945 елның 3 июненә кадәр туучылар керә. “Икенче дөнья сугышында катнашкан һәрбер сугышчыны тылда алты кеше хезмәтләндергән. Безнең хезмәт ияләре мәнфәгате өчен көрәшебезнең нәтиҗәләре дә бар. Алар “Русиянең хезмәт батыры” исемен бирә башлау һәм 1939 елда кертелгән “Хезмәт һәм оборонага әзер” дигән гаммәви физик мәдәни хәрәкәтне кире кайтару”.

Ленин һәйкәле янында

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда дөньяда барган икътисади көрчек шартларында Русия хакимиятенең илнең социаль-икътисади тотрыклыгын куркыныч астына куюы әйтелгән. “Ил җитәкчелеге эшләрен белмәүләрен һәм булдыксызлыкларын күрсәтәләр. Аларның реформалардагы уңышлары турындагы яңгыравыклы белдерүләре Русияне Бөтендөнья сәүдә оешмасына өстерәп алып керүдән гыйбарәт. Бу машиналар төзү һәм авыл хуҗалыгын җимерүгә, болай да ярлыланган халыкны коммуналь талауларга алып бара”. Резолюциядә чит илләрдән тауар кертә нәтиҗәсендә ил халкының эшсез калдырылуы әйтелгән. Резолюция: “Русиянең киләчәге - социализм!”, “Капитализмны - тарих чүплегенә!”, “ Ирекле хезмәткә дан!” дигән шигарләр белән тәмамлана.

Коммунистларның чаралар уздыра торган төп урыны - Ленин мәйданында Һөнәр берлекләре зур булмаган җыен уздырды. Ул “Лаеклы хезмәткә - лаеклы хезмәт хакы!” дигән шигар астында узды. Анда республикада “Башкортстанда лаеклы хезмәт” дигән програм кабул ителүе, програмда югары җитештерүчәнлек өчен лаеклы хезмәт хаклары алуы каралганы әйтелгән.

Һөнәр берлекләренең чарасыннан соң балалар рәсемнәре конкурсына йомгаклар ясалды һәм бәйрәм концерты узды.

Бәйрәм чаралары башкаланың берничә мәйданында һәм паркларында узды. Беренче май паркларда фонтаннарны ачу чаралары да узды.