Кырымтатар әләме көнендә машина йөреше оештырылды

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымда бүген кырымтатар әләме көне уңаеннан машина йөреше уздырылды. Дүртенче ел рәттән узган бу чараны кырымтатар яшьләре оештыра. Машиналар кәрваны Акмәчет-Бакчасарай-Акъяр-Форос-Симеиз-Алупка-Ялта-Алушта-Акмәчет юллары буйлап узды. Акмәчеттән кузгалган унбишләп машинага Бакчасарайда тагын шул кадәр машина кушылды. Кырымтатар милли мәҗлесе быелгы әләм көненең кырымтатарлары бердәмлеген яңарту шигарләре белән узуын белдерә.