Казан транспортында хәзер телефон аша түләп була

Түләү өчен телефонны валидаторга якын китерү җитә

26 июньдә Казанда "мобил билет" проекты эшли башлады. Хәзер җәмәгать транспортында түләү өчен кесә телефонын кулланып була.
Яңа хезмәтне дүрт иң эре элемтә операторы – МТС, Билайн, Мегафон, Ростелеком бергәләп җитештергән. Аны куллану өчен мөштәри сим-картасын алыштырга, телефоны NFC (Near Field Communication – якын тирә элемтә) системасы белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Мобил билет хисабын тулыландыру өчен телефон хисабына акча өстәргә кирәк.

Бүгенге телефоннарның 10 проценты NFC системасына туры килә. Ләкин иске модель хуҗалары өчен дә юллар бар – аларга махсус антенна алырга кирәк. Ул телефонның сим-картасына һәм батарейга тоташтырыла.

Хезмәткә кушылу бушлай. Аңа теләсә кайсы элемтә бүлегендә теркәлеп була. Билет бәяләрен билгеләгәндә ташламалы юлчылар да исәпкә алынган.

"Ташламалы юлчыларның тарифлары да льготалы була. Сим-карта алганда аларның ташламалы юлчы икәне автоматик рәвештә теркәлеп куела", - ди Ростелекомның Татарстан филиалы матбугат вәкиле Илшат Латыйпов.

NFC системасы шактый уңайлы һәм имин, ди җитештерүчеләр. Тиздән ул түләү таләп ителгән башка өлкәләргә дә кертеләчәк.