Удмуртиядә яшәүче шагыйрә Гөлфия Исхакова соңгы ике елда аеруча илһамланып иҗат итә. Күптән түгел аның Казанда "Сукыр мәхәббәт" дип аталган хикәяләр җыентыгы чыкты.
Удмуртиядә яшәүче татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты үсешенә Татарстан зур ярдәм күрсәтә. Ике республиканың язучылар берлекләре арасында килешү бар. Шуның нигезендә китапларны да Казанда нәшер ителә. Үзе яшәгән төбәктә язучыга акча тупларга яки иганәчеләр эзләргә туры килсә, Татарстанда китаплары бушлай бастырыла. Шундый бәхеткә ирешкәннәрнең берсе - Удмуртиянең Воткински шәһәрендә гомер итүче Гөлфия Исхакова.
Гөлфия Исхакова соңгы ике елда аеруча илһамланып иҗат итә. Язганнары газет-журналларда гына басылып калмый, җыентыкларга кертелә, соңгы елда үзенең аерым ике китабы чыккан. Ижауда балалар өчен "Президент булам" исемле балалар өчен шигырьләре, ә Казанда "Сукыр мәхәббәт" диеп аталганында хикәяләре нәшер ителгән. Аермасы бар: "Татарстанда язучылар берлеге әгъзасы буларак гонорар түләнә, китаплар кибетләргә, китапханәләргә җибәрелә. Ә үзебезнең төбәктә аларны укучыга җиткерү авторның үз җилкәсенә төшә", диде Гөлфия Исхакова.
Дөрестән дә, китаплар бик авырдан таратыла. Татар китаплары сатыла торган кибет юк. "Китапханәләр дә алабыз дип атлыгып тормый, татар укучылары юк дип сәбәп табалар", ди Гөлфия ханым. Әмма күңелен төшерми. Иҗат җимешләре белән уртаклашырга үз юлын тапкан. Бүгенге заман бер дигән мөмкинлек бирә – шигырьләрен интернетта урнаштыра. Аның сүзләренә, композиторлар аның сүзләренә көйләр дә күп язган, шулай итеп шактый җырлар туган инде.
"Сорыйлар инде, алырга ярыймы диеп, көй сорап тора, диеп. Аннан соң әзер җырны скайп аша тыңлаталар, гармунда да уйнап күрсәтәләр, аудиосын да җибәрәләр", дип сөйләде шагыйрә. Ике хикәясе, берничә шигыре генә кергән булса да, аның өчен Татарстанда чыккан “Кайда да йөрәктә” җыентыгы аеруча кадерле. "Исеме генә дә ни тора", ди.
"Читтә яшәгән милләттәшләребез туган җирләрен гомере буе сагынып яши. Әлеге китапка исем бик дөрес бирелгән. Татарстан, туган җир - әни кочагы сыман", дип сөенечен җиткерде автор.
"Сукыр мәхәббәт" китабына кергән хикәяләрем дә туган төбәгем - Әлмәттә, әнием янында яшәгән көннәрдә уйланулар буларак язылды", ди Гөлфия Исхакова. Хикәяләрдә тасвирланган вакыйгаларның барысы да тормыштан алынган. Гаилә кыйммәте, өлкән буынга хөрмәт, үз динең һәм йолаларыңны белеп яшәү – хикәяләрнең төп темасы. "Алардан читкә тайпылсаң, ялгышларга дучар буласың. Шундый ялгышулардан кешеләрне саклау ниятен аеруча яшьләрнең колагына аларны салырга тырышам", ди автор.
Гөлфия Исхакованың 2002 елда "Язларыма кайтам", 2007 елда "Ак моң алып каеннардан" исемле шигырьләр җыентыклары Ижауда дөнья күргән иде. Тиздән Татарстанда тагын бер шигырьләр җыентыгы нәшрияттан чыгар дип өмет итә.