Томски өлкәсендә боралак казасында сигез кеше зыян күргән

Бүген иртән Томски өлкәсендә Ми-8 боралагы казасында сигез кеше зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган. Пилот һәм өч юлчының хәле авыр булып кала. Барлыгы боралакта 17 кеше булган.

Боралак тиешле югарылыкны җыя алмыйча, очып китүдән соң озак та тормыйча кире әйләнеп төшә.