Польша татарлары корбан чалуны тыюны дин иреген кысу, дип саный. Израил бу гамәлне Польша яһүдләренең дини гореф-гадәтләрен чикләү, дип атады.
Европа комиссиясенең мөселман һәм яһүдләрнең дини йоласы булган корбан чалуны рөхсәт итүенә карамастан, Европаның дүрт илендә – Швеция, Швейцария, Норвегия һәм Исландиядә корбан чалу тыелган. Польшада да "хайваннарга карата вәхшиләрчә мөгамәлә күрсәтү"не туктатырга кирәк дигән аңлатма белән корбан чалу тыелды. Узган елның декабрендә кабул ителгән бу канун мөселман һәм яһүд руханилары ризасызлыгын исәпкә алып үзгәртеләсе булган. Әмма бу көннәрдә Польша парламенты канунны үзгәртмичә гамәлдә калдыру өчен тавыш бирде.
"600 ел яшәү дәверендә мөселман татарларга иң зур дини бәйрәмне билгеләүне тыялар", дип белдерде Польша мөфтие Томаш Мицкевич.
Баш раббин Михаил Шудрич исә бу канунны "Польша парламенты тарихындагы иң начар, иң хаталы канун", дип бәяләп протест йөзеннән урыныннан китәчәген әйтте.
Польшада мөселманнар саны күп түгел, хәләл кибетләр юк диярлек. Татарлар күпләп яшәгән Гданьски каласында хәләл кибет юк. "Без гомер буена үзебез өчен итне фермаларга барып үзебез суеп алып кайтабыз", дип сөйләде Азатлыкка анда яшәүче татарларның милли үзәге җитәкчесе Ежи Шахуневич
.
Ул үзе парламентның бу карарына бик борчылмый, аның һичшиксез якын киләчәктә гамәлдән чыгарылачагына ышана.
"Демократик илдә, күптөрле милләт һәм дин кешеләре яшәгән бер дәүләттә андый чикләүнең булуы мөмкин түгел. Корбан чалуның тәртибе, аерым кагыйдәләре билгеләнә ала. Минем үз гаиләм өчен итне ничек чалуымны беркем дә миннән башка хәл итә алмый", диде Шахуневич.
Яһүдләрне кайгырталар
Польша татарларын яклаучылар әлегә күренми. Аның каравы яһүдләрне яклап инде Израил хөкүмәте һәм Европаның яһүд корылтае белдерүләр ясады. Израил тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, "сугыш вакытында яһүдләр юк ителгән илдә мондый канунның кабул ителүе яһүдләрнең тормышын җайга салуга киртә булып тора", диелә.
Израил хөкүмәте "Польша парламенты бу канунны яңадан карап яһүд милләтенең дини йолаларын саклавы өчен барлык чараларны күрер", дигән өмет белдерә. Польша татарлары җитәкчесе Ежи Шахуневич та яһүдләрнең бу реакциясе парламент карарын тиз арада гамәлдән чыгаруга китерәчәк дип ышана.
"Польшада без аз, безне кемдер яклар дип уйламыйм. Безгә элеккечә яшәргә комачауламасыннар. Яһүдләр күп, аларны, әлбәттә, яклыйлар", диде Шахуневич.
Польша премьеры Дональд Туск Израилнең бу реакциясен "артык хисле" дип бәяләде.