Польша татарлары илнең төньяк-көнчыгышында, Беларус чигенә якын Бохоники, Крушеняны авылларында һәм Белосток шәһәрендә тупланып яши. Җомга көнне бу ике авылның тарихи мәчетләрендә һәм Белостоктагы гыйбадәт йортында гает намазы укылды. Польша мөселманнарының дини берлеге җитәкчесе мөфти Томаш Мискиевич Белостокта бәйрәм вәгазен сөйләде. Гаеткә февраль аенда 101 яшен тутырган имам Стефан Мостафа Ясинский да килгән иде.
Мөселманнар корбан чалып, туганнары, дуслары белән очрашып бәйрәм итә. Бохоники авылында бәйрәм намазыннан соң ике үгез чалынып аның ите мөселманнарга таратылды.
Польша Мөселманнары берлегенә биш меңләп кеше кергән. Аларның күпчелеге татарлар. Илдә мөселманнар саны 25-30 мең дип исәпләнә.
Польша татарларының тормышы соңгы елларда җанланды.
"Уразада, Корбанда, Гашурада, Мәүлеттә очрашабыз. Татар оешмалары бар, дини оешмалар шактый", дип сөйләде Азатлык радиосына Польша татарлары сәхифәсен ясаучы Мансур Адамович.
Быел татарлар сабантуен да өч көн бәйрәм итте.