АКШ 15 мөселман дәүләтендә илчелекләрен япты

АКШның узган атнада Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендә үз илчелекләрен ябу карары бу атна ахырына кадәр көчендә калачак, дип хәбәр ителә. Вашингтон бу гамәлнең кирәклеген "Әл-Каидә" террор челтәреннән янаулар булуы белән аңлата.

Халыкара полиция Интерпол һөҗүмнәр куркынычы июль аенда тугыз илдә, шул санда Гыйрак, Ливия һәм Пакстанда "Әл-Каидә" сугышчыларының төрмәдән чыгуына бәйле, дип кисәтә.

АКШ Дәүләт департаменты 15 мөселман дәүләтендә, шул санда Мисыр, Үрдүн, Йәмән, Күвәйттә 10 августка кадәр илчелекләр ябык торачак, дип белдерде.

Бу атнада Рамазан ае тәмамлана.