Мәскәүдә рөхсәтсез протест чарасында 16 кеше тоткарланды

Мәскәүдә Русия Конституциясенең җыеннар үткәрү турындагы 31-нче матдәсен яклап рөхсәтсез урам җыенына чыгучыларның уналтысын полиция тоткарлаган.

Тоткарланганнар арасында рәсми теркәлмәгән "Башка Русия" фиркасе җитәкчесе, чараны оештырган Эдуард Лимонов та бар.

Русия эчке эшләр министрлыгы аларның административ җаваплылыкка тартылачагын белдерә.