Казанда мөселман киносы фестивале ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда мөселман киносы фестивале ачылды

5 сентябрьдә Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә IX халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышы булды.
Фестиваль ачылышы Болгар дәүләтен искә алган сүзләр, аңа багышланган күренешләр белән башланып китте. Ачылышның башы татар рухы белән үрелеп барды. Татар биюе куелды, заманчалаштырылып “Әллүки” көйләнде. Сөембикәгә багышланган аерым бию булды, чара ике телдә барды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин фестивальне ачык дип игълан итте һәм үз чыгышында бу фестиваль халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуы, яхшылыкка өндәве, халыкларның бер-берсен өйрәнүе белән Аллаһы Тәгалә чакыруына җавап та булып тора дип сөйләде:

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин

“Фестивальнең девизы итеп "Мәдәниятләр диалогы аша цивилизацияләр диалогына" дигән сүзләрне юкка гына сайламадык. Без шушы катлаулы, глобальләшә барган, кайбер җирләрендә каршылыклар, тынычсызлык булган дөньяда мәдәниятләр диалогын үстереп, цивилизацияләр, диннәр диалогы булдырырга тиеш.

Без дуслыкта һәм тынычлыкта яшәргә тиеш. Безнең фестиваль яхшылыкка, бер-береңне өйрәнүгә өнди, ә бу Аллаһы Тәгалә чакыруына җавап бирү. Без бер-беребезне өйрәнү өчен барлыкка китерелгән”, диде шәех.

Чыгышларны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия театр артисты Валентина Талызина, балет солисты Андрис Лиепа, режиссерлар Владимир Алеников, Карен Шахназаров һәм башкалар ясады.

Быелгы фестивальдә катнашучы илләр арасында Австрия, Азәрбайҗан, Албания, Беларус, Британия, Германия, Мисыр, Иран, Испания, Италия, Казакъстан, Кыргызстан, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Словения һәм башкалар бар.

Киноларны бәяләү нәтиҗәсендә “Иң яхшы операторлык”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Иң яхшы режиссёрлык эше” һәм башка исемдәге бүләкләр биреләчәк. Иң яхшы фильм Татарстан республикасы президентының "Киносәнгатьтә һуманлык" өчен дигән махсус бүләген алачак.

Мөселман киносы фестивале ачылды