Мәскәү өлкәсендә яңа татар үзәге ачылды
Your browser doesn’t support HTML5
Яңа үзәк Мәскәү янындагы Долгопрудный шәһәрендә урнашкан. Анда мәдәни чаралар уза, күргәзмәләр оештырыла, татар теле дәресләре алып барылачак. Долгопрудныйга Мәскәүдән электр поезды белән барып була. Шәһәргә ни бары 55 ел. Аңа нигез салуда, монда урнашкан заводларда хезмәт куюда татарлар да катнашкан. Шуннан соң монда яшәп калганнар, дип сөйли рәссам Ринат Курамшин. Ринат үзәкне ачу эшен башлап җибәрүче, Долгопрудныйга 1990нчы еллар башында килеп төпләнгән.