Русия поездларында христиан тапшырулары кертелә

Казан һава аланы белән тимер юл вокзалы арасында йөрүче "Карлыгач" поезды

Русиядә еракара поездларда йөрүчеләр юл буе христиан эчтәлегендә радио тапшырулар тыңлап барачак.
Якын арада Русиянең ерак араларга йөри торган 200ләп поездында юлчыларның тарих, фәлсәфә һәм бигрәк тә дин белемнәрен киңәйтү өчен махсус тапшырулар әзерләнүе игълан ителде. Дөресрәге, тапшырулар инде әзер. Алар "Русия радиосы" журналисты Людмила Борзяк әзерләгән програмнар архивыннан алыначак. Тапшыруларның күбесе христиан дине турында. Аларда православ изгеләре, Русия дәүләте тарихы турында сөйләнәчәк. Бу башлангыч белән Русия православ чиркәве чыккан.

Дәүләтнеке булган "Русия тимер юллары" ширкәтенең матбугат вәкиле бу тапшырулар җәмгыятьнең рухи үсешенә ярдәм итәр, дип ышана.

"Бу проект җәмгыятебездәге кешеләрнең мәдәни һәм рухи дәрәҗәсен арттырыр, дип ышанабыз. Моннан тыш ул һәр кешене илебезнең тарихын хөрмәт итәргә, мәрхәмәтле һәм әһлаклы булырга өйрәтер, дип ышанам", диде Елена Мирошникова.

Поездларның кайберләрендә радиоларны сүндереп тә булмаганда, 2-3 тәүлек барганда христиан дине турында тыңларга теләмәгән юлчылар да булса, аларга нишләргә? Татарлар моны үзләрен мыскыл итү, дип саный.

"Мин моңа кискен каршы. Урысча һәм христиан дине турында гына көн саен көне буе тыңлыйсым килмәс иде. Кайберәүләр православ дине турында гына тыңлауны мыскыл итү буларак та кабул итә ала. Ә ни өчен ислам түгел?", диде Азатлыкка көн саен электрпоездында укырга йөрүче 17 яшьлек Адилә.

Your browser doesn’t support HTML5

Поездларда христиан радиосы кирәкме?


"Русия радиосы" архивыннан алыначак тапшыруларны әзерләүгә дә Русия православ чиркәве ярдәм иткән булган. Гадәттә биш өлештән торган тапшыруның өчесе - дини эчтәлекле.

Чиркәү тарихы белгече Ирина Карацуба, динне поездлар кебек җәмәгатьчелек урыннарында "тарату" халыкны, киресенчә, аннан биздерә ала, ди. "Русия тимер юллары" ширкәте вәкиле сүзләренә караганда, динне "көчләп тагу" турында сүз бармый.

"Православ дине - илебез мәдәнияте һәм тарихының бер өлеше. Тапшыруларда да ул шулай бирелгән. Макстатыбыз - бер генә динне пропагандалау түгел", диде Мирошникова.

Русия рәсми төстә үзен күпмилләтле дип санаса да, югары дәрәҗәдәге ил җитәкчелеге белән Мәскәү патриархаты араларының бик якын булуы билгеле. Русия православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл президент Владимир Путинның озын мөддәтле хакимиятен "Чудо Божье" дип атаган иде. "Русия тимер юллары" башлыгы Владимир Якунин Путинга бик якын булуын яшерми.

Чиркәүгә ярдәм итү тырышлыклары өчен ул Русиядә Изге Серафим Саров, Мәскәү изгесе Даниел һәм Изге Андрей Рублев орденнары, шулай ук Греция, Сербия, АКШ, Чехия һәм Словакиянең православ чиркәүләренең махсус бүләкләре белән бүләкләнгән.

Хөрмәтле укучылар, сез бу турыда ни уйлыйсыз? Поездларда дини тапшырулар яңгырату кирәкме? Фикерегезне форумда әйтә аласыз.