Казан ханлыгының яулап алыну көне быел Корбан гаетенә туры килде. Шушы сирәк форсатны файдаланып, татар дәүләтчелеген югалту көне быел зуррак дәрәҗәдә искә алыныр дигән өметләр акланмады.
Чаллы мәйданнарында бүген бушлык. Казаннарны уздырып, меңләгән халык белән үткән Хәтер көннәрен искә алып, шундый чаралар, “мөстәкыйльлек вакыйгалары” булган урамнарны әйләнгән вакытта менә шуны күрдек. Соңгы ике-өч елда Чаллыда Хәтер көне гомумән билгеләп үтелмәде. Без бу хакта Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев белән дә буш “Азатлык” мәйданында сөйләшкән чаклар булды. Бүген инде “сөйләшер кеше дә булмастыр”, дигән уйлар беркадәр акланмады.
Көн уртасында Тукай мәйданында булып, аның бушлыгын күргәннән соң, “Азатлык” мәйданына юл алдык. Халык юк. Бәйрәм көн бит. Шулай да фотоаппарат белән болганып-чолганып йөргәндә аксакал яшендәге бер абзыйны очраттым. Кыскача гына әңгәмә корып алдык. Шул сөйләшү барышында ул Чаллы хакимияте өстендәге Русия һәм Татарстан әләмнәренә төртеп күрсәтеп “Без бу көнне татар дәүләтенең ызанын югалттык. Шулай булмаса, илебездә ике әләм тормас иде.
Ызан, чик булмаган җирдә ике дә, өч тә әләм торырга мөмкин. Шушы хәтер көне алдыннан элекке президент Шәймиевка тәрелеләр ягыннан орден бирү дә татарны мыскыл итү”, дигән сүзләрне ишеткәч, бу кеше белән якыннанрак танышырга булдык. “Азатлык” радиосыннан икәнне әйткәч, абзый башкалар кебек каушап калмады, “сезне беләм”, диде. Шулай да ул үзенең КАМАЗда билгеле кеше булуын, пенсиядә булса да эшләвен, “Азатлык” радиосын элекке заманнарда тыңлавын әйтеп, бу фикерләрне аның исеменнән җиткермәүне дә сорады. Әлбәттә инде фотога төшү яки диктофонны чыгару турында сүз була алмый иде.
15 октябрь көнендә Чаллының “Азатлык” мәйданында менә шундый фикерләр ишетергә туры килде.
Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
15 октябрь көнендә Чаллының “Азатлык” мәйданында менә шундый фикерләр ишетергә туры килде.
Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.