Тимур Тимуршин Навальный белән чагыштыруга каршы
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстанда коррупциягә каршы көрәшүе блогер Тимур Тимуршинга “сезнең артта кем тора, сезгә шәһәр үзәгендә офис тотарга кем акча бирә”, дигән сораулар яудыралар. Ул үз чиратында "офисны үз акчама арендага алдым, андагы хезмәткәрләр бушлай, ярдәм итәр өчен йөри", дип җавап бирә. “Минем артта Русия һәм Татарстан президентлары тора, алар бит коррупциягә каршы аяусыз көрәш алып барырга куша”, ди ул.