Думадагы "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары Антон Романов, Евгений Федоров һәм "Гадел Русия" вәкиле Михаил Емельянов күптән түгел парламентка сепаратистлыкка каршы канун өлгесен керткән иде. Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, канун өлгесе авторлары Җинаять кодексына үзгәреш кертергә тәкъдим итә.
Аның нигезендә сепаратистлык, ягъни Русиядән аерылып чыгу идеяләрен пропагандалаучыларны өч елдан алып алты елга кадәр, ә сәяси хәрәкәтләр оештырып, халыкны җәлеп итеп чаралар оештыручыларны һәм аларга акчалата ярдәм күрсәтүчеләрне 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Шулай ук Русиянең бөтенлеген саклау кирәклеген инкяр итү, мәгълүмат чаралары яки интернет аша кешене җәлеп итеп, киңкүләм чаралар оештыру өчен 20 елга кадәр утыртырга тәкъдим итәләр.
Ягъни, бу канун кабул ителсә, урам чараларында гына түгел, хәтта Твиттер аша бәйсезлек таләп итүчеләр дә 20 елга кадәр төрмәгә утыртыла ала.
Шулай ук мондый канун БМОның халыкара кануннарында язылган халыкларның үзбилгеләнү хокукына да каршы килергә мөмкин.
[Үзбилгеләнү – милләтләрнең үз мөстәкыйльлеген һәм халыкара сәяси статусын ирекле рәвештә сайлау хокукын билгеләүче халыкара хокук принцибы. Күп кенә илләрдә ул дәүләтнең эчке канунының территориаль берлеге маддәсенә каршы килә. Шул нигездә бүгенге көндә дөньяның күп урынында низаглар бара. Мисал өчен: Каталония, Көрдестан, Көнчыгыш Төркестан, Таулы Карабах, Фәләстин, Басклар иле һәм башкалар.]
Милли активистлар, хокукчылар һәм сәясәтчеләр яңа өлгене инде кискен тәнкыйтьләп чыкканнар иде. Русия дәүләт думасы сепаратистлык өчен шундый авыр җәзаны алга сөрсә, мөстәкыйльлеккә өндәүне нинди җинаятьләргә тиңлиләр? Моны түбәндәге инфографикада күрсәтергә тырыштык.