“Йолдыз” журналы яшь иҗатчыларны бүләкләде

"Йолдыз" журналы үзе оештырган бәйгедә җиңүче яшь иҗатчыларны бүләкләде. Бәйгегә ел дәвамында 25 яшенә кәдәр яшьләр юллаган әсәрләр журналда басылып торды.
"Йолдыз" журналы яшь иҗатчыларны бүләкләде. 24 декабрьдә үткән бу чарада студентлар Гөльнара Ильясова, Айше Акиева, IX сыныйф укучысы Бекир Аблаев нәсер номинациясендә, Гөлсем Халилова шигырь номинациясенда бәйгенең җиңүчәләре итеп танылдылар.

Аларның һәрберсенә планшетлар, китаплар тапшырылды. Чарада катнашкан кырымтатар язучылары Риза Фазыл, Аблязиз Вәлиев, Айше Коккиева, Урие Эдемова сүзгә чыгып яшьләргә уңышлар теләп кайбер тәнкыйть сүзләре дә әйтте.

Риза Фазыл яшьләрне туган телне тиешле дәрәҗәдә өйрәнәргә чакырса, Урие Эдемова "әсәрләрнең махсус редакцияләнмәгән рәвәштә бирелүе дөрес булды, чөнки без яшьләрнең чынлап та ни дәрәҗәдә иҗат иткеннәрене күрдек. Бәлки яшь авторларның әсәрләрен бердән журналда күп итеп бирергә кирәкмидер, алар үзләре турында шулай итеп бик яхшы язабыз, без инде язучылар булдык дип уйламасыннар, чөнки әдәбият ул бер океан, аның төбенә ни кадәр тирән төшәсең – шул кадәр тирән булганын аңлыйсың", диде.

Чарада катнашкан җырчы Рустем Меметов шагыйрь Ремзи Бурнашның "Сакавланма кадай" дигән туган телне бозып сөйләшкән яшьләр хакында шигырь укыды, "Болытлр" җырын башкарды. Бәйге катнашучылары микрофон алдына чыгып шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

Your browser doesn’t support HTML5

"Йолдыз" журналы яшь иҗатчыларны бүләкләде


Чарада Таврия милли университетының студентлары, Акмәчәттәге 21нче мәктәпнең татар телле сыйныфы укучылары, язучылар катнашты.

Шулай итеп, 2013 елда журнал игълан иткән әдәби бәйге нәтиҗәләре билгәләнде. Бәйгегә ел дәвамында 25 яшенә кәдәр яшьләр юллаган әсәрләр басылып торды. Һәммәсе бәйгедә нәсер һәм шигърият номинацияләрендә 13 автор катнашты, күбесе мәктәп укучылары. Декабрь аенда журнал редколлегиясе әгъзалары утырышында бәйгегә килгән әсәрләр каралды һәм нәтиҗә чыгарылды. Бәйгенең төп максаты – даими язып торган яшь иҗатчыларга булышу, аларга әдәбиятта юл күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу. Алга таба журнал һәрбер яшькә олы язучыны билгеләп, ул язучыны аның өчен җаваплы итүне планлаштыра. Бәйгенең иганәчесе "Альраид" бөтенукраин оешмасы булды.

2014 елда "Йолдыз" бәйгене дәвам итәргә, 25 яшьтән өлкәнрәк иҗатчылар өчен дә бәйге үткәрергә җыена.