Кырымда Milliy kart дип аталган дисконт системы декабрь ахырында эшли башлады. Мондый карталары булганнар өчен әлеге проектта катнашкан ширкәтләрдә тауарлар, төрле хезмәтләр ташлама белән тәкъдим ителә башлады.
Milliy kart системының акчалата түләүләрен Украинада иң зур саналган, дәүләт карамагында булмаган “ПриватБанк” үз өстенә алды. Мilliн kart берничә функцияне - ташлама алу, шәхесне таныту һәм түләү функцияләрен берләштерә. Бу проектны кырымтатар эшкуарлары кулында булган берничә компания инде хуплаган. Алар арасында “Современник“ ягулык-энергия компаниясе (АЗС челтәре), “Элим” (ишек, тәрәзәләр эшләүче ширкәт), “Диван” кафесы, “Дюльбер” зәркән йорты, ”Стройсервис-Юг” (төзелеш-ремонт компаниясе), “Элис” реклама компаниясе. Бу компанияләрдә тауарларны ташлама бәяләр белән сатып алу өчен Milliy kart булырга тиеш. Бу карталар бушлай бирелә, ләкин беренче вакытта аена йөз карта гына бирү күздә тотыла.
Беренче вакытта карта Акмәчеттә эшләячәк, ләкин алга таба аны бар Кырым буйлап куллану нияте бар. Milliy kart партнерлары булган ширкәт һәм компанияләр бәяләрне ни дәрәҗәдә төшерәчәкләрен һәрберсе үзе хәл итәчәк.
Milliy kart системының инде сайты да барлыкка китерелгән. Тауарларның, тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты хакында фикерләр, ширкәтләрдә, компанияләрдә булган яңалыклар, акцияләр, вакансия булган эш урыннары белән бу сайтта танышып булачак.
Кырымтатар эшкуарлары хуплаган картаның күренеше дә милли рухта ясалган, аның өстендә Кырым ханнары тамгасы бар, ләкин оештыручылар системада катнашучыларның һәм клиентларның милләтен аермыйлар, бу мәсьәләдә киртә юк диләр. “Бу инициатива барлык кырымлылар өчен ачык”, диләр Milliy kart оештыручылары.
Оештыручыларның берсе Арсен Жумадилов Азатлык радиосына Milliy kartның максаты хакында сөйләде.
– Безнең төп максатыбыз – кырымтатар эшкуарлары һәм гади кырымтатарларны бер-берсенә тагын да якын итү, алар бер-берсе белән эләмтә тотсыннар. Шундый бер система оештырырга аларга бу мәсьәләдә стимул булсын, милләтнең эчендә бергә эш итү өчен тагын бер адым булсын дип без моны эшләдек. Менә бу безнең максат.
– Димәк, сез кырымтатарларның үзаңын үстерү, аларның берлеген ныгыту максатын алдыгызга куясыз?
– Шул хәтле түгел инде. Беренчедән, без бизнес хакында сөйлибез. Без беренче чиратта милли идея хакында сөйләмибез, без моңа дәгъва итмибез. Без максатлы аудитория хакында сүз алып барабыз һәм тауарлары булган эшкуарлар хакында. Менә бу аудитория шул эшкуарларны ишетсен, белсен дибез. Безнең максат - алар тик ишетеп тормасыннар, алар ишетеп кызыксынсыннар. Эшкуарлар өчен бу реклама, ә үзебезнекеләр өчен бу эшкуарларның махсус шартлары, тәкъдимнәре. Беренче чиратта монда икътисад тора, милли идея исә беренче максат итеп куелмый.
– Карталарны кем чыгара?
– Аларны безнең заказ буенча Украинадагы бер компания чыгара. Аларның хезмәт күрсәтүе белән “ПриватБанк” шөгыльләнә.
– Сайтта аена йөз карта таратачагыгызны күрсәттегез. Ничә карта инде алынды?
– Бер атнадан, ягъни 15-17 гыйнвар көннәрендә без карталарның беренче өлешен алачакбыз. Карталарны алырга теләүчеләр инде саны 200 чамасы. Икенче өлеше февраль аенда булачак.
– Менә хәзер сезнең бу програмда унга якын кырымтатар эшкуарлары кулында булган компания, ширкәт катнаша. Алга таба нинди перспективаны күзаллыйсыз?
– Әйе, хәзер шулай, ләкин бу системага кушылырга теләгән ширкәтләр арта бара, без сөйләшәбез, аңлатабыз, идеяне хуплыйлар. Без бу идеягә нинди импульс биреп булырбыз, ул никадәр күп эшкуарларны, һәм гади кешеләрне җәлеп итәр - киләчәк шуңа бәйле булачак.
– Булган информациягә караганда монда сүз тик кырымтатарлар хакында бармый бит?
– Әйе, без мондый итеп сүз алып бармыйбыз. Карталарны кем теләсә, шул ала белә, милләте буенча белән киртә куймыйбыз. Безнең өчен системада булган партнерларның тауарлары сатылуы, икътисад әйләнеше мөһимрәк.
– Украинада шундый мисаллар бармы?
– Украинада күп нәрсә бар. Без дисконт клублардан үрнәк алдык, ләкин безнең система инде тик сату белән бәйле булмаганын да күрергә мөмкин. Без сайтта компанияләрнең рейтингларын да, кайсы ничек эшләгәнен дә, нинди тауарлар күбрәк алынганын күрә алабыз, компанияларда булган эш урыннары хакында мәгълүмат бирелә. Үзегез беләсез, Төркиядә, Украинада укып кайткан яшьләр өчен Кырымда эш табу җинел түгел. Бу компанияләр өчен дә, эш эзләүчеләр өчен дә файдалы. Бу мәсьәлә бушлай хәл ителә. Карталар да бушлай бирелә, сайтка кереп теркәлгән, анкетаны тутырган кеше картаны ала белә.
– Күпме кеше сезгә мөрәҗәгать итте?
– Кыска вакытта сайтта безне карап барганнар шактый, социаль чилтәрләрдә ике атнада меңнән артык кеше караган, бәяләмәләр дә шактый, карталарга гаризалар да арта бара.
* * * *
Азатлык бу проектта катнашкан берничә ширкәт вәкиленең фикерен белеште.
“Элис” реклама компаниясе җитәкчесе Зарема Намык кызы: "Әлбәттә, без үзебезнең клиентларыбызның үзаңын үсүен телибез. Җитәкче буларак исә без яңа клиентларны җәлеп итү максатын да куябыз".
“Элим” ишек, тәрәзәләр эшләү ширкәтнең сатулар буенча менеджеры Вадим Абильвапов: "Бу програм хакында хәбәрем юк, бәлки директорыбыз беләдәр. Бездә хәзер 7 айга өлешләп түләү шарты белән сату акциясе бара, процентлар түләнми.
“Диван” кафесы хезмәткәре: "Әйе, без бу програмда катнашабыз. Кызык нәрсә. Җитәкчебез Усеин әфәнде бу эш белән шөгыльләнә. Бездә Milliy kartасы булганнар өчен 15 % бәяләр түбән".