Мәдәни тәрбия җитмәү корал күтәрүгә этәрәме?

Полиция мәктәптән укучыларны чыгара. 3 февраль, Мәскәү

Мәскәү мәктәбендәге атыш кебек очракларны Путин сәнгать тәрбиясе җитмәве белән аңлатты. Әлеге фаҗига - тиешле белгечләр өчен төпле тикшеренү аланы һәм башка яшүсмерләр өчен “үрнәк” булырга мөмкин, ди Казан психологы Илнур Мифтахов.
3 февральдә Мәскәүнең Төньяк-Көнчыгыш бүлгесендәге Отрадное районындагы 263нче мәктәпкә кораллы яшүсмер үтеп кереп ике дистәдән артык укучыны тотык итеп алган иде. Соңрак аның әлеге мәкәпнең югары сыйныф укучысы булуы ачыкланды.

Ул мәктәп сакчысын корал белән куркытып үзен бинага алып керүне таләп итә, шунда ул беренче катта булган биология дәресе уза торган бүлмәдәге 24 кешене тотык итеп ала. Шул ук вакытта ул бернинди таләпләр белдерми.

Әлеге урынга килгән полициягә ул тәрәзәдән ут ачып ике хезмәткәрне яралый. Соңрак аның берсе хастаханәдә җан бирә. Шулай ук үзенең укытучысын да атып үтерә. Кораллы яшүсмер хәзер тоткарланган.

“Бу фаҗиганың шулкадәр киң яктыртылуы яшүсмерләрдә “болай да була икән” дигән прецедент тудырырга мөмкин. Ләкин шулай да мондый вакыйга кабатланыр өчен күп шартлар бергә туры килергә тиеш”, - ди психолог Илнур Мифтахов.

Илнур Мифтахов

Русия президенты Владимир Путин фаҗигага карата үз фикерен белдереп, “укучыларда сәнгатькә, театрга карата мәхәббәт тәрбияләү җитми”, дип белдергән иде. Укучы укытучысын атып үтерү очрагыннан соң күпләрне мондый белдерү гаҗәпләндерде.

“Путин турыдан туры шул сәбәпне генә күрерлек ахмак дип уйламыйм. Ул мондый вакыйгаларның нигезендә системалы табигать булуын аңлый. Үзенең комментары белән ул “яшьләрне тәрбияләү эшенә системалы рәвештә карарга кирәк” дип әйтергә теләвенә шикләнмим. Мөгаен, мәдәният эшлеклеләре белән утырганда шулай дип әйткәндер, ә халык шатлана-шатлана аның сүзләрен боргалый башлады. Бу фаҗига исә - тиешле белгечләр өчен төпле тикшеренү темасы”, - ди Мифтахов.

Корал күтәргән яшүсмер 10нчы класс, ягъни чыгарылышка якынаючы укучы булган. Психолог фикеренчә, мондый адымга БДИ дә этәргеч бирергә мөмкин.

“БДИ укучыларга күп стресс бирә. Моның турында еш сөйләп торалар. Бу фактор да укучы баланың кулына корал күтәреп укытучысына каршы баруында роль уйнагандыр. Икенче яктан караганда, БДИ инде ничә ел буе үткәрелеп килә, ә мондый фаҗига - беренче. Шуңа күрә бу бердәнбер сәбәп булмагандыр. Монда күп факторның эзе күренә”, - ди Мифтахов.