"Кырымда урыс теле мәсьәләсе ясалма куертыла"

Бакчасарайда хатын-кызлар Русия баскынына каршылык белдерә. 5 март 2014

Украинада яшәүче һәм балалар тәрбияләү турында интернетта урыс телендә дәресләр алып баручы Евгений Комаровский ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, ата-аналар Русия хөкүмәтеннән балаларын Украинага сугышка җибәрмәүне сорарга тиеш.
Бала тәрбияләүче һәр ата-ана бер генә тапкыр булса да интернеттан Евгений Комаровскийның дәресләрен кереп караганы бардыр. Аның социаль челтәрләрендә теркәлүче ата-аналар алты миллионнан артып китә. Комаровский бу көннәрдә аларга мөрәҗәгать белән чыкты.

"Балалары булган ата-аналар минем исемнән урамнарга чыгып халыкка Украинада урысларны бернинди кыерсытулар булмау турында сөйләгез. Ата-аналар балаларын сугышка җибәрмәсен өчен Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итсен. Анда сакта торучы балаларны җитәкчеләр бары үз максатларында куллана. Бу - геополитика, бизнес, флот. Балаларны пулядан саклыйк", ди ул.

Комаровский сүзләренчә, аңа мондый мөрәҗәгать белән чыгуга Русиянең үзәк телевидение каналыннан яңалыклар тапшыруын карау этәргеч ясаган.

"Аны карагач миндә шок булды. Мондый ялган хәтта совет вакытында да юк иде. Бу бит мәгълүмати геноцид", ди ул үз мөрәҗәгатендә.

Комаровский әйтүенчә, Русия телевидениесенең Украинада урысларны кысу турындагы мәгълүмат чеп-чи ялган.

"Мине Украинада яшәүче буларак беркем урыс телендә сөйләшүдән тыймый. Нинди телдә телибез шул телдә сөйләшәбез. Евгений Киселев һәм Савик Шустер урыс телендә тапшырулар алып бара. Монда урыс теле проблемасы бөтенләй тормый", ди ул.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Комаровский Кырымда урыс теле мәсьәләсен куерту чын проблемаларны яшерү өчен кулланылуын әйтте.

Евгений Комаровский

​"Бөтен җирдә коррупция чәчәк ата, милиция сатылган, депутатларның бизнеслары чәчәк ата һәм аларны беркем тикшерми. Милициядәге канунсызлыкның миндә генә дә меңләгән фактлары җыелган, әмма ул беркемне кызыксындырмый. Бөтенесе шул урыс теле проблемасына ябышкан. Бу җитәкчеләрнең халыкны реаль проблемадан алып китү өчен кулланыла торган классик методикасы", ди ул.

Комаровский фикеренчә, Кырымда проблема бик катлаулы һәм ул проблеманы нәкъ кораллы кешеләр тудыра.

"Әлбәттә Кырым тарихи яктан урысларга, кырымтатарларына, ә аннары гына украиннарга якын, әмма урысларны монда беркем дә кыерсытмый. Монда башка проблемнар баштан ашкан. Мисал өчен, медицина коточкыч хәлдә. Шул мәсьәләләрне карарга кирәк", ди ул.