8 мартта кырымтатар хатын-кызлары протест белдереп юлларга чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Мамакта сугышка каршы урам чарасы

8 мартта кырымтатар хатын-кызлары, балалар, үсмерләр иминлекләрен, хокукларын яклап, Русиянең Кырымны басып алуына, референдум үткәрүгә протест белдереп юлларга чыкты.
8 март көнне Кырымда кырымтатар хатын кызлары үзләре яшәгән бистәләр, авыллары тирәсенәнән үтүче олы юлларга чыкты. Кырым башкаласы Акмәчеттә мондый чаралар ике урында – Мамакта (Строгановка) һәм Бор чукракта (Фонтаны) үтте.

Бор чукрак кырымтатарча "саф чишмә" дигәнне аңлата, ул Акмәчет читендә Акъярга (Севастополь) бара торган юл кырыена урнашкан. Хатын-кызлар, үсмерләр, кечкенә кызлар кулларына шигарләр, кырымтатар байраклары тотып юл кырыена ярты чакрымга тезелде. Йөзләрчә иде алар. “Кырым. Ватан. Милләт”, “Путин, Кырымнан кулыңны ал”, “Без Украина белән”, “Сугыш булмасын” дип шигарләр әйтеп тордылар.

“Без фашистларның килүен дә, илдән сөрелүне дә, ачлыкны да күрдек. Фашистлар килгәндә үзләренең кем булуларын яшермәде. Русия гаскәрләре хәзер Кырымга басып керде. Аларның киемнәрендә тамгалар юк. Кем икәнлекләрен яшерделәр. Алар бандитларча кылана”, дип сөйләде Азатлыкка бу протест чарасында катнашучы Севиль Латиф-заде.

Your browser doesn’t support HTML5

Бор чукрак хатыннары сугышка протест белдерде


Протест чарасына чыккан хатын-кызлар сүзләренчә, бу бистәдә яшәүче берәү дә өйләрендә калмаган. Шундый авыр вакытларда, Кырым язмышы хәл ителгәндә, Украинаны таркатырга теләгәндә ничек өйдә түзеп утыру кирәк, диләр алар. “Без Украина кануннарының үтәлүен, Кырымның Украинада калуын таләп итәбез. Референдумны безнең теләкләрне исәпкә алмыйча үткәрәләр, без аңа каршы. Без тынычлык телибез. Безне футбол тубы кебек теге якка, бу якка типкәләүдән ардык инде. Без Украинада калабыз, бүтән беркайда да кушылмыйбыз. Без Русия белән яшәп карадык инде. Илдән сөрелдек, шушы 60 ел эчендә Русиянең кем икәнен яхшы аңладык”, дип сөйли Зәвидә апа.

Хатын-кызлар, балалар тезелгән юлның икенче ягында аларга теләктәшлек белдергән ир-атлар да бар иде. “Без хатын-кызларыбызның иминлеге өчен борчылып чыктык. Әле яңа гына бу Севастополь юлыннан Русиянең авыр хәрби техникасы узып китте. Анда пулемет куелган һәм ут ачарга әзер иде”, дип сөйләде Садыйх әфәнде.

Ул бөтен кырымтатарларның да автоматлар көпшәсе терәп, басым астында референдумга баруларын таләп итүгә каршы икәнен белдерә. “Бүген безнең ирегебезне юкка чыгарырга телиләр. XXI гасырда мондый ысуллар куллану оят. Бөтен нәрсә сивил юл белән хәл ителергә тиеш”, диде Садыйх.

Мамакта үткән чарага да йөзләрчә кеше җыелды. Алар да сугышка каршылык белдерде. "Путин Кырымнан кулыңны ал", "Крырым – ул Украина" дип шигарләр әйтте. Русиянең һәм Кырымның яңа җитәкчелегенең гамәлләренә ризасызлык белдерде.

8 мартта кырымтатар хатын-кызлары протест белдереп юлларга чыкты