Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайда кырымтатарлар яшәгән йортлар тамгаланган


Бакчасарайда тамгаланган ишектән акбур сөртелсә дә кадак эзләре калган
Бакчасарайда тамгаланган ишектән акбур сөртелсә дә кадак эзләре калган

Референдумны 16 мартка күчерү карары кырымтатар йортларына тамгалар кую һәм өйләрен тар-мар итү вакыйгалары белән бер вакытка туры килде.

Соңгы атнада Кырым халкы Русия Украинага каршы сугыш башлый дигән куркуда яшәде. Куркырга сәбәпләр көннән көн арта.

Бакчасарайда билгсесез кешеләр кырымтатарлар өйләре капкаларына тамгалар куеп чыкканнар. Бу хакта Азатлыкка Бакчасарай–Акъяр юлында урнашкан Акчукрак авылында яшәүче Нурия ханым сөйләде.

please wait

No media source currently available

0:00 0:07:59 0:00
йөкләү

– Безнең районыбызда, Акчукрак авылында татарлар казакълар белән бергә яши. Татар капкаларына тамгалар куеп чыкканнар.

Моны кемнәр эшләгән дип уйлыйсыз?

– Бу провокация инде. Басым ясарга, куркытырга тырышалар.

Бу соңгы вазгыятькә бәйле дип саныйсызмы?

– Әлбәттә.

Кырымтатарларның моны күргәннән соң реакциясе нинди булды?

– Без казакъларга әйтеп тормадык башта. Бер-ике казакъ күршеләре килеп, сез курыкмагыз, без сезне якларга әзер, дип тынычландырдылар.

Кырымтатарлар бу тамгаларны рус милләтчеләре куеп чыккан дип саный
Кырымтатарлар бу тамгаларны рус милләтчеләре куеп чыккан дип саный
Кем эшли моны дип уйлыйсыз?

– Моны "Русское единство" вәкилләре эшли дип уйлыйм. Бакчасарайның мэры нәкъ шул төркемнең вәкиле дип әйтимме соң инде.

Аның җитәкчесе Аксенов...(Кырымның яңа хөкүмәте премьер-министры)

– Әйе, дөрес, Аксенов. Безнең мэрыбызның иң якын дусты. Моны мин беләм, чөнки алар 3-4 кеше килде, аларның кулларында исемлекләр бар иде, курткалары эчендә күсәкләр бар иде.

Алар белән сөйләшүче булмадымы, нишләп йөрисез, дип сорамадыгызмы?

– Юк, аларны минем күршем күргән. Баласын мәктәптән алырга барган иде, баласын алып өйгә кайтып егылган, боларны күргәч йөрәге начарланып киткән. Аннары ул тамгаларны үз капкасында күргәч безгә шалтыратты ул. Без инде чыгып карасак – шундый тамга бездә дә торганын күрдек. Күршеләрдә дә бар иде. Менә без рәттән биш татар йорты яшибез, бишебездә дә бар иде бу тамга.

Казакъларда юкмы?

– Аларда юк. Бездән киткәч башка урамнарда да бар татарларда. Акбур, кадак белән сызып-сызып киткәннәр. Акбуры сөртелә, кадак эзе кала.

Сез милициягә мөрәҗәгать итмәдегезме?

– Иттек. Килде. Ни өчен шунда ук әйтмәдегез дип сорадылар. Кайдан белик нишләргә икәнне? Курыктык без. Милиция күршемә килде, ләкин алардан файда бармы соң? Алар киресенчә бездән акча суыру өчен йөриләр бу авыр көннәрдә дә.

Ничек алай?

– Бүген генә бер гаиләгә ярдәм итеп кайттык. Авыл җирендә яшәгәч төрле эшләрдә бит инде халык, тимер җыеп тапшыручылар бар. Аларны тимер урлыйсыз дип эзәрлеклиләр. Бер гаиләгә менә алдан протоколларны язып килгәннәр иде, анда уйдырма гаепләүләр белән. Ул протоколларны күргәч исебез-акылыбыз китте. Булмаган әйберләр язганнар.

Менә бу капкага сызылучыларга берәр чара күрәчәкләрме?

– Безнең авылда өч дежур машина йөреп тора. Авылга кергәндә-чыкканда тикшерәләр. Барысы да бер-берсе белән элемтәдә. Нәүбәттә торабыз үзебез, провокацияләр булдырмас өчен.

Күптән барамы бу хәл?

– Cәгать иртәнге бишкә кадәр бирелмәсәгез, без сезгә һөҗүм итәчәкбез, дип игълан ителгән иде бит? Менә шуның алдыннан безнең монда Мәҗлес вәкилләре җыелып егетләрне чиратлап кизүгә чыгарырга дигән карарга килде. Районыбызда яхшы кешеләр бар. Алар оештырды.

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин бүген Азатлык радиосына парламентның Кырым статусты турындагы референдумны 16 март уздыру карарыннан соң Мәҗлес биналарын һәм мәчетләрне саклауга тагын да күбрәк кеше җәлеп ителәчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG