Дүшәмбе көнне Татарстан сәламәтлек саклау коллегиясендә Тикшерү комитеты рәисенең узган ел табибларның ваемсызлыгы аркасында 30дан артык авыруның үлеме турындагы чыгышыннан соң инде өч хастаханәнең баш табиблары эшләреннән китте. Утырыштан соң икенче көнне үк Республика наркодиспансерның баш табибы һәм Минзәлә үзәк хастаханәсе баш табибы эшләреннән алынды.
Шулай ук Актаныш хастаханәсе җитәкчесенең үз теләге белән китүе турында хәбәр ителә. Аның урынына Универсиада идарәсенең медицина бүлеген җитәкләгән һәм соңыннан Сочидагы "Фишт" стадионының баш табибы булып эшләгән Айрат Бикмөхәммәтов билгеләнгән.