Хакимиятләр кырымтатар байрагы көнен паркта үткәрергә рөхсәт итмәде

Кырымтатар мәҗлесенең 26 июнь көнне Акмәчетнең Тренев исемендәге үзәк паркында ел да уздырыла торган Кырымтатар байрагы көнен оештыруны сорап биргән мөрәҗәгатен шәһәр шурасы кире какты. Мөрәҗәгать 11 июнь тапшырылган булган.

Шәһәр хакимиятеннән алынган җавапта, Байрак көнен уздыру "йөзләгән бала ял иткән, төрле күңел ачу чаралары, бәйге һәм күргәзмәләр барган паркта тәртип бозуга һәм башка ватандашларның хокукы бозылуына" китерергә мөмкин, диелгән.

Мәҗлес тә бу көнне балалар өчен төрле чаралар уздырырга җыенган булган. Кырымтатарларны байрак көнен оештырырга үзәктән читкә, Гурзуф урамындагы Салгир паркына җибәрәләр.

18 май көнне кырымтатарларның матәм җыены да тыелды. Шәһәр үзәгендә ОМОН торды. Татарлар депортацияне искә алу өчен Акмәчет бистәсендә җыелды.