Театр әһелләре сигезенче Сабантуйга 28 июньдә Чаллы мәйданына җыелды. Республика театрлары бәйгесе беренче тапкыр 2005 елда Биектау районы Әлдермеш авылында уздырылган иде. Чаллы мәйданында артистларны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чаллы хакимият башлыгы урынбасары Флера Андреева котлады.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев алдында әйткәннәрен кабатлап Татарстан мәйданын Украина Майданы белән чагыштырды.
"Бүген сезнең өчен бәйрәм дә, эш тә. Сезнең хезмәтегезне бәяләп, республика җитәкчелеге, президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән барыгызны тәбриклим. Театрларыбыз күп, бу бәйгегә килә алмаучылар да бар. Качалов театры бу көннәрдә Уфада тамашалар күрсәтә. (Шушы сүзләр әйтелгәч, Әлмәт театры артистлары мәйданга ишетелерлек итеп көлешә башлады. Мөхәммәтшин аптырап үз чыгышын бүләргә мәҗбүр булды. Анан инде микрофон аша "Ник көләсез?" дигән сорауны да бирде. Көлүчеләрнең әлмәтләр икәнен күргәч, "әә-ә, аңладым, сез Уфада күрсәткән Таҗи Гыйззәтне искә төшердегез бугай", диде) Дуслар, быелгы бәйрәм үзенчәлекле. Ул мәдәният елында үтә. Мәдәниятебез театр, сәнгать аркылы үсеш ала. Республикабыз, президентыбыз яңа театрлар ача. Күп кенә авылларда яңа клублар төзелә. Анда сезне көтәләр. Инде аерым бу елны алганда, чыгышларыгыз күп булыр дип көтелә. Бүгенге шатлыгыгызны уртаклашабыз. Безнең мәйдан Украина Майданы түгел. Безнең мәйдан дуслар, туганнар мәйданы" диде ул.
Чаллы хакимият башлыгы урынбасары Флера Андреевадан соң Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин артистларны бәйрәм белән тәбрикләп хакимиятнең артистларга бүләкләрен алда торган сайлауларга бәйләп куйды.
"Менә көрәштә җиңүчегә президент исеменнән машина куелды. Иң чибәр кызны сайларсыз, аңа да бүләк булыр, дип уйлыйм. Алда сайлаулар. Татарстан халкы җитәкчеләрнең хөрмәтен сизеп тора һәм халык та аларны хөрмәт итә. Шуңа, сайлаулар вакытында барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Сезнең барчагызга саулык, тазалык, бәйрәмебез күңелле үтсен. Безнең өсләрдә кояш, зәңгәр күк булсын" дигән теләкләрен җиткерде министр.
Шушы чыгышлардан соң артистлар көрәшкә, бау тартышуга, йөгерешләргә, кашыкка йомырка куеп ярышырга, капчык сугышларына, җыр-бию бәйгеләренә әзерләнә башлады. Шул ук вакытта тантанага килгән һәр театрдан берәр вәкил сәхнәгә күтәрелеп, бергәләшеп җыр да башкарды.
Сәхнәдә "Моңлы Чаллы" ансамбле җыр башкарыр алдыннан төркем җитәкчесе Виталий Агапов дәгъва да белдереп алды. "Театр артистлары сигез ел буена бездән башка гына шушындый сабантуйлар уздыра. Бу Сабантуйны барлык артистлар катнашында үткәрергә кирәк. Сез сигез ел буе бездән башка үткәрдегез, хәзер сигез ел буе безнең белән үткәреп карагыз", диде ул.
Чаллыда узган артистлар сабантуе шул ягы белән дә үзенчәлекле булды, биредә мәйданга көрәштә җиңүчегә беренче мәртәбә автомобиль дә кулган иде. Ә бит быел шәһәр Сабантуенда җиңүчегә Чаллы хакимияте, икътисади кыенлыкны сәбәп итеп, тәкә һәм 25 мең сум акча гына биргән иде. Ә артистлар сабантуена тәкәне Тукай районы эшмәкәрләре китерсә, машина президент исеменнән булып чыкты. Шулай ук Әлмәт, Саба районы хакимиятләре шушы тамашага бүләкләрен җибәргәннәр иде.
Дүрт сәгатькә якын барган ярышлардан соң җиңүчеләрне дә игълан иттеләр. Кайберләрен атап китик. Хатын кызлар йөгерешендә беренчелек әлмәтләрдә булса, икенче-өченче урыннарны Габдулла Кариев һәм Кәрим Тинчурин театрлары алды. Бау тартышуда минзәләләр алда булды.
Әлбәттә, Сабантуйда катнашучыларны, тамашачыларны татарча көрәш, машинаның, тәкәнең кай тарафларга китүе кызыксындырды. Җитмеш килограмм авырлыкта Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов җиңү яулады. Әлмәттән Рифат Әхмәдиев икенче, Әтнә театрыннан Фаяз Хөсәенов өченче булды. 80 килограммда тинчуринлы Илфак Хафизов, әтнәле Зиннур Һадиев беренче-икенче урыннарны алды. Өченче урын өчен көрәшүче табылмады. Шулай да бил алышуда Камал театры артистлары өстенлек итте. Сиксән килодан өстен үлчәүдә дә алар беренче булды, баш батыр исеменә дә Алмаз Гәрәев лаек булды. Алмаз машина һәм тәкә өчен көрәштә Тинчурин театрыннан Илфак Хафизовны егып салды.
Туй гаепсез булмый, диләр. Бу бәйрәмдә дә җитешмәгән яклар булды. Беренчесе – тамашачының аз булуы иде. Моңа Фәрит Мөхәммәтшин дә, артистлар да борчылу белдерде. Чөнки бу бәйрәм хакында алдан игълан ителгән булса, тирә-як авыл-шәһәрләрдән дә күпләп килергә теләк белдерүчеләр булган. Тирә-як кына түгел, Чаллы халкы да артистлар Сабантуе турында ишетмәгән булып чыкты. Шуңадыр, Сабантуйда катнашучылар саны тамашачылардан күбрәк булып чыкты. Мәйданда барча халыкка таныш булган данлыклы ветеран артист Ирек Баһманов та шактый моңсуланып йөрде. Халык аның сүз әйтүен, чыгышын көткән булган. Аксакалга сүз бирүне кирәк санамаганнар.
Ашау-эчү ягына килгәндә, анысы бөтенләй оештырылмаган, мәйдан тирәсендә бер чокыр чәй табу мөмкин түгел иде. Оештыручылар монысын уразаны күз алдында тотып эшләгәннәрдер, зур Сабантуй аракы сатусыз узды, монысы чәйсез үтә, дип фикер алышучылар да булды.