21 августта Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе Илдар Дадин эшен карарга тиеш иде. Илдар җитәрлек дәрәҗәдә әзер булмаганга бу мәхкәмәгә бармаганын әйтә. "Алар миннән башка да гаепләү карары чыгарырга мөмкиннәр, мин аны барыбер шикаять итәчәкмен, чөнки мин канун бозмадым, ә полиция үзен бандитларча тотты, миңа карата көч кулланды", ди ул.
Илдар 12 августта Мәскәүдәге Украина илчелеге янында Украинада һәлак булганнарны искә алу чарасында тоткарлана. Аның сүзләренчә, аны бер гаепсезгә, көч кулланып тоткарлыйлар. Бу чарага йөзләп кеше җыелган була.
"Чара башланганчы ук монда автозаклар китерелгән, ОМОН хезмәткәрләре бу урынны чорнап алган иде инде. Безне бер сәбәпсезгә тоткарлый башладылар. Бер автозакка 14 кешене көч кулланып тутырдылар. Миңем янга полиция киемендәге берәү килеп автозакка сөйри башлады. Мин аннан документын күрсәтүне таләп итә башладым. Бу таләп аның ачуын чыгарды күрәсең, автобус эчендә минем аркага китереп сукты, кулларымны каерды һәм башымны беләгенә кысып буа башлады. Бу кешеләрнең гамәлләрен полиция турындагы канун белән чагыштырсаң, бандитлык дип кенә атап була", дип искә ала Илдар хокук саклаучыларның кыланышларын.
Күпмедер вакыттан соң Илдарлар утырган машинаны Хамовники полиция бүлегенә китерәләр. Полиция хезмәткәрләренең канун бозуына каршылык күрсәтергә һәм аларның түшләрендәге тамгаларын язып алырга тырышкан өчен Илдарны иң соңгы итеп машинадан чыгаралар һәм бу бүлекнең иң ерактагы бер читлегенә биклиләр. Машинадан чыгарганчы да аңа карата көч кулланыла. Кулын җилкәсенә таба каерып, башын берничә мәртәбә машина кырыена бәрәләр. Бүлеккә алып кергәндә дә төрмә тоткыннарын йөрткән кебек кулларын арттан каерып, җиргә кадәр иелеп барырга мәҗбүр итәләр.
Мине каты итеп будылар, ике тапкыр аңымны югалта яздым
"Мине каты гына будылар. Ике тапкыр аңымны югалтам дип торам. Аннары аерым читлеккә ябып куеп, күпмедер вакыт үткәч, мин хокук яклаучы Алексей Домников тавышын ишетеп алдым. Кычкырып миңа кертүләрен таләп итә башладым. Русия конституциясенең 48нче маддәсе нигезендә, теләсә кемнең, хәтта тоткарланган кешенең дә юридик ярдәмгә хокукы бар. Полиция хезмәткәрләре минем таләпне ишетмәмешкә салышты. Шуннан мин тагын да катырак итеп икенче таләбемне куйдым. Хәтерем ялгышмаса, полиция кануны нигезендә, мин шикаять, йә үтенеч язу өчен кәгазь һәм каләм таләп итә алам. Полиция хезмәткәрләре мине ни сәбәпле тоткарлауларын да, нигә миңа карата көч куллануларын да әйтмәгәнгә, мин протест белдерә башладым. Читлек ишегенә тибә һәм хәл алганда кычкырып җырлый башладым", ди Дадин.
Күпмедер вакыттан Илдарның бу гамәлләре, аның сүзләренчә, полиция хезмәткәрләренең ачуын кабарткан. Биш-алты полиция хезмәткәре килеп кереп, берсе буа, калганнары кулларын артка каера башлаган. Шуннан аны идәнгә егып салып аякларын скотч белән бәйләп куялар, бер кулын богау белән, икенче кулын да артка каерып скотч белән читлекнең челтәренә беркетәләр һәм чыгып китәләр. Илдар, кулы арткы якка каерылып челтәргә өске яккарак беркетлгәнгә, әзрәк асылынып торган рәвештә кала. Алар минем кулым каерылып авыртып торсын өчен махсус шулай эшләде, ди ул. Аңа әнә шул рәвешле ике сәгатькә якын асылынып торган рәвештә утырырга туры килә.
Аның белән бергә тоткарланган Игорь Шелков, полиция хезмәткәрләре күрмәгәндә, Илдарны фотога да төшереп ала. Дадин белән бергә тоткарланганнар ашыгыч ярдәм дә чакыра. Әмма алар Илдарга күз салалар да борылып чыгып китәләр.
"Полиция хезмәткәрләренең бу садизмы күрәсең, алар өчен гадәти хәл һәм ашыгыч ярдәм дә полиция канаты астында эшләүчеләр дип аңладым мин. Миңа карата көч кулланган полиция хезмәткәрләре һәм килеп тә бернинди ярдәм күрсәтмәгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өстеннән шикаять язачакмын әле мин", ди Дадин.
Аннары ул, тырыша торгач, бер кулын скочтан азат итә һәм бик авырлык белән генә кесәсеннән ачкычларын алып аягындагы скотчны да өзә. Бераз вакыттан соң бер полиция хезмәткәре килеп богауны салдыра. Дадин иртәнгә кадәр йоклый. Икенче көнне кичкә таба гына аны һәм тоткарланган тагын ике кешене Пресненски мәхкәмәсенә алып китәләр. Кичке алтыда мәхкәмә ябыла, аларның эшен карау өчен чират җитми һәм кире полициягә бүлегенә китерәләр. Анда тагын төн үткәрә ул. Икенче көнне тагын мәхкәмәгә алып китәләр һәм анда эшләрен карауны 21 августка кадәр кичектерәләр.
Ике ярым ел эчендә аны егерме тапкырдан артык тоткарлаганнар. Илдар сүзләренчә, бер тапкыр да канун нигезендә тоткарлау булмаган. "Бервакытта да үзләренең кем икәнен, ни өчен, нинди канун нигезендә тоткарлауларын әйтеп тормыйлар. Бандитларча кыланалар, кулларны каералар, безне сөйри башлыйлар. Мин аларның бу гамәлләрен бандитларча урлау дип атар идем", ди ул.
Дадин 2011 елның декабрь аеннан бирле протест чараларында катнаша. Дәүләт думасына сайлауларда хәрәмләшүләр төшерелгән видеотасмаларны күргәч, ул протест чараларына чыга. Ул беренче тапкыр 2011 елның 10 декабрендә Сазлык мәйданында, үзе әйтмешли, хөр фикерле халык арасына кушыла. 18 августта "Сазлык эше"ндә гаепләнүче дүрт кешегә гаепләү карары чыгарганда да ул мәхкәмә бинасы янында иде.
Аның фикеренчә, хәзер протест чарасына чыгучылар алай күп түгел һәм Русия җитәкчелеге аларның авызын төрле юллар белән томаларга тели, полиция көч куллана, вәхшилекләр кыла.
Украинадагы хәлләрнең ничек икәнен, Русиянең агрессиясен белүче кешеләр Мәскәүдә генә дә җитәрлек дәрәҗәдә күп ди ул. "Әгәр процентлар белән алсак, алар күпчелек була алмый. Монда хәзер алып барылган пропаганданы һәм күпләгән кешеләрнең аңа ышана башлавын да исәпкә алу кирәк. Русия мәгълүмат чаралары тарафыннан ялган пропаганда таратылганын аңлаучылар да аз түгел", ди Илдар.
Аның фикеренчә, Путинны ничек сөймәгән булсалар, хәзер дә шулай ук сөймиләр. "Сазлык мәйданнарына, протест чараларына халык дистә меңнәрчә булып чыкмавы, Навальный язганча, эчке эмиграциягә киттеләр. Күбрәк өйләрендә сөйләшәләр, күп кеше катнашкан чараларның нәтиҗәсе булмауга да кәефләре төште", ди Дадин.
20 август төнендә билгесез кешеләрнең Мәскәү елгасы буендагы Котельническая ярында урнашкан 26 катлы бинадагы йолдызны Украина төсләренә буяп, Украина әләмен урнаштыруны да ул Путинга һәм аның тирәсендәгеләргә каршы зур каһарманлык, хөр фикерлеләр барлыгын күрсәтү дип бәяли. Твиттерда "бу Илдар Дадин эше, ул гей" дип язучылар да булды.
"Әләмне мин куйган һәм мине гей-активист диючеләр алар иң кабәхәт ялган таратучылар. Инде Ридус та ялган таратучылар, НТВ, LifeNews рәтенә баскан булып чыга. Твиттерны Ридус ресурсына карый дип сөйлиләр. НТВ "Сазлык тоткыннары" һәм Удальцов турында ялган язмалар чыгарып ята. Ридус та хәзер шулай итеп намус һәм абруен югалтып икейөзлегә әйләнгән булып чыга", ди Дадин.
Аның фикеренчә, хәзер Русиядә дөресен сөйләүчеләргә яшәү җиңел түгел. Акчага кызыгып күпләгән мәгълүмат чаралары хөкүмәт акчасына сатыла. "Бөтенесе диярлек Путин яклыга әйләнеп бетте. Алар чын журналистикадан, дөресен сөйләүдән читләшеп, үзләренә файдалы һәм җиңел юлга бастылар", ди Дадин.
Аның сүзләренчә, дөреслек барыбер тантана итәчәк, дөрес фикер белдерүчеләрне гаепсезгә тоткарлаучылар һәм көч кулланучылар моның өчен җавап бирәчәк.
Украинада Путин оештырган сугыш өчен миңа оят
"Әгәр бу байракны мин элгән булсам, бу минем өчен зур горурлык булыр иде, чөнки Путин системасы аркасында Украинада күпме кан коела, Путин оештырган бу сугыш өчен миңа оят. Бәлки алга таба күнегүләр үткәреп альпинист булырмын һәм мин дә шундый ук батырлыкны кабатлармын. Мин үземнең гамәлләремнән курыкмыйм, мин кануннар бозмыйм, әнә алар, бандитлар курыксыннар. Мин ышанам, киләчәктә алар бу ялганнары һәм бер гаепсезләрне төрмәләргә утырткан өчен җавап бирәчәкләр.
Бу әләмне элүчеләрне мин каһарманнарга тиңлим, Украинадагы чын хәлләрне белүчеләр барлыгын халыкка җиткерү буларак бәялим", ди Дадин.
Илдар Мәскәү өлкәсендәге Железнодорожный шәһәрендә туып үскән, аңа 32 яшь. Әтисе Илдус Дадин тумышы белән Татарстанның Минзәлә районы Наратлы-Кичу авылыннан. Әнисе украин, Кыргызстанда туып-үскән.