Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе антифашист Алексей Гаскаров һәм эшмәкәр Александр Марголинны өч ел ярымга, милләтче Илья Гущинны ике ел ярымга төрмәгә ябу карары чыгарды. Елена Кохтарева шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Ул гаебен тануын һәм үзенең сәяси карашларын үзгәртүе турында белдергән.
Мәхкәмә вакытында дәүләт гаепләүчесе Гаскаров һәм Марголинны 4 елга, Гущинны 3 ел 7 айга төрмәгә ябуны, ә Кохтареваны шартлы ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.
Адвокат гаепләнүчеләрне аклауны, җинаятьчеләр дип эзәрлекләүне туктатуны һәм ирекләреннән мәхрүм итмичә генә җәза бирүне сорады.
Җинаять җәзасына тарганнар 2012 елның 6 маенда Сазлык мәйданында тәртипсезлекләр оештыруда, полиция хезмәткәрләренә көч куллануда гаепләнде. Ул вакытта хакимиятләр белән килешенгән йөреш демонстрантлар һәм полиция арасында бәрелешләр белән төгәлләнгән иде.