Казанда төрки телле журналларның яңа порталы тәкъдим ителде

Якуб Омероглы "Каләмдәш" порталын тәкъдим итә

Казанда төрки телле әдәби журналлар форумында төрки журналларның интернет порталы тәкъдим ителде, төрки халыкларны, әдәбиятны якынайту кирәклеге турында фикерләр әйтелде.

Татарстан язучылар берлеге йортында төрки телле журналлар форумы кысаларында "Евразия" язучылар берлеге рәисе Якуб Омероглы төрки телле журналларның “Каләмдәш” дип исемләнгән яңа интернет порталын тәкъдим итте. Kalemdas.com порталы шул ук көнне, 28 августта эшли башлады.

Сайтта төрки телле журналлар, алардагы мәгълүмат урнаштырылып барачак. Татарстаннан биредә "Казан утлары" журналының быелгы апрель саны, Тукай әсәрләре куелган. Аның төрекчәгә тәрҗемәсе дә бар.

Әлегә сайтны төрек, урыс, гарәп, инглиз телләрендә карап була, киләчәктә башка телләр дә өстәлергә мөмкин. Татар әсәрләрен биредә татарча кириллицада укырга була.

Татарстан Милли китапханәсендә 28 август көнне ачылган форум 30 августка кадәр дәвам итә.

Ачылыш тантанасында "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин: "Тарихны кылыч белән язалар, сугышчылар аркылы беләләр дип яйтәләр. Әйе, шулайдыр. Ләкин чын тарих ул хакыйкки сүз белән, дөрес сүз белән, каләм белән языла дип уйлыйм. Бирегә шул тарихны яза алырлык зур шәхесләр җыйналган", диде.

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда төрки телле әдәби журналлар форумы уза

Язучылар берлеге бинасындагы чыгышларда төрки халыкларны, аларның мәдәниятен якынайту мәсьәләсе дә күтәрелде. Язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла якынаю авырлыгының кайбер сәбәпләрен искә алып: "Бүгенге глобальләштерү заманында төрки халыкларга әдәби багланышлар гына түгел, ә бәлки үзара мәдәни берегү дә кирәктер. Чөнки, һәркемгә мәгълүм, глобальләштерү дигәндә, хәзерге дөнья белән идарә итүчеләр төрки дөньяның берләшүен, гео-сәяси дөньяда аның үзенә лаек урынын биләвен һич тә күздә тотмый", диде.

"Өстен калган мәдәният җиңелүче хисабына байый"

Толерантлык турында күпме генә сөйләнсә дә, чынбарлыкта кешелек тарихы мәдәниятләр көрәшеннән гыйбарәт булуын ассызыклады ул һәм җиңгән мәдәниятнең җиңелүче хисабына үсүе хакында әйтеп узды.

"Халыклар дуслыгы, толерантлык хакында күпме генә сөйләмик, әлбәттә, болар шушы нәни генә планетада исән калуның алшарты булып тора, кешелек тарихына күз салсаң, ул мәдәниятләр көрәшеннән гыйбарәт. Һәркем үз мәдәниятенең җиңеп чыгуын тели. Һәм иң гыйбрәтлесе шул: өстен калган мәдәният җиңелүче хисабына байый. Әдәбият милли фикерләүнең югары формасы буларак мөмкин кадәр күбрәк бәйсезлек, мөстәкыйльлек таләп итә", диде Ркаил Зәйдулла.

Татар әдәбияты язмышын искә алып, аның гасырлар буена бәйсезлеккә ия булмавы хакында әйтеп узды язучы. "Татар әдәбияты һәм тагын күп кенә төрки әдәбиятлар озак гасырлар дәвамында андый бәйсезлеккә ия булмады. Алай гына да түгел, төрки әдәбиятлар үзләре үк бәйлелекнең, үз язмышыбызга үзебез хуҗа булмауның нәтиҗәсе түгел микән" дип сөйләде татар язучысы.

"Уртак тел итеп төрек телен файдаланырга кирәк"

Язучы үз чыгышында, шулай ук, төрки халыкларның, аларның әдәбиятының элекке вакытларда бер-беренә якын булуы хакында әйтеп узды. "Урта гасырларда төрки әдәбиятлар түгел, ә бербөтен төрки әдәбият кына булган", диде Ркаил Зәйдулла .

Һәм бүгенге көндә төрки әдәбиятларны якынайту юлында уртак бер тел – төрек телен куллану кирәклеге турындагы фикерне белдерде: "Төрки әдәбиятларның үзара берегүе, һич булмаса, якынаюы хакында безгә кадәр дә хыялланганнар. Исмәгыйль бәк хәтта уртак тәрҗеман телен дә тәкъдим итеп караган. Ләкин төрки тел ике мең еллар элек бик зур территорияне биләү сәбәпле берничә тармакка бүленә. Бүгенге чынбарлыктан чыгып караганда, ниндидер ясалма бер уртак телне уйлап табуның кирәге юк. Һәм ул үз заманында эсперанто кебек үк уңышсыз чыгар иде. Безгә үзара аралашканда уртак тел итеп хәзерге төрек телен файдаланырга кирәк. Хәзерге шартларда үзенең мөмкинлеге белән ул рольне фәкать ул гына башкара ала" дип сөйләде Ркаил Зәйдулла.