Конгресс эшендә Төркия ("Кардәш каләмнәр" журналы, "Төрек теле һәм әдәбияты"), Үзбәкстан ("Җиһан"), Азәрбайҗан ("Азәрбайҗан"), Башкортстан ("Агыйдел"), Казакъстан ("Жулдыз"), Татарстан ("Казан утлары"), Кабарда-Балкар ("Мингитау"), Кырым ("Йылдыз"), Иран ("Япрак"), Косово ("Туркчем"), Төрекмәнстан ("Каракум"), Гыйрак ("Кардәшлек"), Кыргызстаннан - барлыгы 35 журналның баш мөхәррирләре җыела.
Конгресста "Төрки дөнья: тарих һәм әдәбият", "Төрки дөньяның заманча журналлары" кебек темаларга чыгыш һәм фикер алмашу, "Tatarika" журналын тәкъдим итү булачагы көтелә.
Татарстаннан чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Татмедиа" мөдире Фәрит Шаһиәхмәтов, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Радиф Җамалетдинов һәм башкалар бар. Утырышлар Татарстанның милли китапханәсендә, Татарстан язучылар берлегендә узачак. Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Омероулы (Әнкара) төрки телле журналларның порталын тәкъдим итәчәк.
Инде җиденче тапкыр җыелган конгресста катнашучылар төрки телле журналларның, әдәбиятның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алмашып резолюция кабул итәчәк дип көтелә. Делегатлар Тукай һәйкәлен, Муса Җәлилнең йорт-музеен, Кол Шәриф мәчетен, Болгарны, Иске татар бистәсен зиярәт кылачак.
Төрки телле журналларның VI конгрессы ( 2014 елның февралендә) Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә узган иде. Бу конгресс Исмәгыйль Гаспринский үлеменең 100 еллыгына багышланган иде һәм бу конгресс барышында Төрки телле язычылар берлеге дә барлыкка китерелде. Аны оештыру инициативасы белән Евразия язучылар берлеге һәм Тюрксой оешмасы чыкты. Искешәһәрдә узган оештыру вактында бу язучылар берлегенә Азәрбайҗан язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев һәм Кыргызстан язучылар берлеге рәисе Омор Солтанов та кул куйдылар. Бу берлекнең низамнамәсе, төрле шартлары, максатлары башка төрки телле язучылар берлекләренә җибәрелгәннән соң бу берлеккә башка язучылар берлекләре дә кушылуы көтелә иде, ләкин мондый документ әлегә имзаланмады.
Аның өчен бу проектның киләчәге дә әлә билгесез дияргә мөмкиндер. Бу мәсьәлә Казанда күтәреләрме-юкмы, вакыт күрсәтер. Элеккеге совет республикаларыннан бу чараларда катнашкан кайбер язучылар исә бу проект Төркия тарафыннан башкарыла икән, аның максаты да әдәбиятта тагын бер “старший братны” булдыру кебек тоела, диделәр.
Казанда баш мөхәррирләр тарафыннан төрки дөньяның быелгы әдәбият кешесе дә билгеләнәчәк. Элекке конгресслар Төньяк Кыпрыста, Астанада, Искешәһәрдә, Әнкарада һәм башка шәһәрләрдә узган иде.
Белешмә. Төрки телле журналлар конгресслары гадәттә төрки дөнья башкаласы итеп игълан ителгән шәһәрләрдә үткәрелә. 2012 елның май аенда Төркиядә Тюрксойның баш фатирын зиярәт иткән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан итергә тәкъдим иткән иде. Уфада 2012 елның сентябрь аенда үткән Тюрксойның даими шурасында бу тәкъдим расланган иде. Шулай итеп 2014 елның 26 апрелендә Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителде, төрки дөньяның зур мәдәни чаралары да 2014 елда Казанда уздырыла башлады. Аларны уздыруга Тюрксой оешмасы ягъни, төрки халыклар мәдәниятенең халыкара оешмасы зур көч куя. Аңа Азәрбайҗан, Төркия, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан әгъза булып керделәр, Татарстан, Башкортстан һәм башка субъектлар күзәтүче статусында. Тюрксой 1993 елда оешкан иде.