Украина качакларының бер өлеше Чаллыда төпләнергә тели
Your browser doesn’t support HTML5
Чаллыдагы "Джумба" сәүдә үзәгендә һуманитар ярдәм буларак тупланган кием-салымнарны Украина качаклары көннәр дәвамында килеп, үзләренә кирәклесен сайлап алып китә. Үзләренә, балаларына кием-салым алырга килгән ирле-хатынлы Екатерина һәм Николай Ткаченколар белән сөйләштек. Алар Чаллыга Лугански өлкәсеннән үз юллары белән килгән. Сүз барышында Екатерина шунысын да искәртте, аның атасы татар, Пермь өлкәсеннән булган.