Путинның "урыс дөньясы" сугышында татарлар да катнаша

Украинага каршы сугышучы "Восток" төркеме сугышчылары Владимир Путин чыгышын тыңлый

Украинага каршы сугыш тукталмаган очракта Русиягә аннан мәетләр кайтару тагын да артырга мөмкин. Президент Владимир Путинның "урыс дөньясы" планын тормышка ашыру сугышында, аңлапмы, аңламыймы, татарлар да катнаша.

Русия төбәкләренә Украинадагы сугыштан кайтучы табутлар саны кисәк артырга мөмкин. Уэльстагы НАТО самминда катнашкан Украина президенты Петр Порошенко НАТО илләренең Украинага үтә төгәл кораллар белән ярдәм итәчәге турында килешүен белдерде. НАТО шулай ук Киевка үзенең күзләү мәгълүматлары белән дә ярдәм итәчәк. Бу инде галәмдәге иярченнән күзәтү мәгълүматы нигезендә Украина хәрбиләренең кирәкле ноктага төгәл очучы ракеталар очыру мөмкинлеге булачак дигән сүз.

Русиянең көнчыгышындагы сугышта Русия элегрәк сепаратистларга корал һәм ихтыярилар белән ярдәм итүдә генә гаепләнгән булса, соңгы атналарда анда регуляр гаскәрләрнең дә керүе турында хәбәрләр таралды. Пәнҗешәмбе көнне Уэльста НАТО вәкиле Украинаның көнчыгышындагы сугышта меңнәрчә Русия хәрбие һәм йөзләрчә Русия танкы һәм хәрби техникасы катнашуы турында күзләү мәгълүматлары булуын белдерде.

Август ахырында сепаратистларның көчәеп китеп Украина хәрбиләренә каршы каты һөҗүмнәр башлавы белән бергә Русия төбәкләренә армиядән табутлар кайту да кисәк артты. Андый табутлар татар һәм башкорт авылларына да кайта. "Урыс дөньясы"н яклаячагын белдергән Владимир Путинның бу хыялын тормышка ашыру өчен бик күп татар-башкорт егетләрен кыстыйлар.

"Фатир вәгъдә итеп авыл ир-атларын да ут эченә чакыралар”

Апас районындагы Карамасар авылы зур түгел. Монда 110лап өй бар, 70ендә даими яшиләр, калганнарына җәй көннәрендә генә кайтып торалар. "Безнең авылда бала-чагасы белән 198 кеше яши", диде почта хезмәткәре Гөлсинә Фәттахова.

Шушы 198 кешеле авылга әле күптән түгел район хәрби комиссариатыннан алты хат килеп төшә. Кайбер хатлар инде утызны чыгып кырыкка таба атлаган ирләргә, ә кайберләре әле яңа гына хәрби хезмәттән кайткан егетләр исеменә язылган була.

Гөлсинә ханым сүзләренчә, бер ханым хатны кулына алгач та, "ачыйк әле без моны, эченә нәрсә язганнар икән", дип хәрби комиссариат кәгазен укый башлый.

"Безгә контракт белән эшкә килегез. Сезне эш белән тәэмин итәчәкбез, аннары фатир алырга да мөмкинлегегез булачак, дип язылган иде анда. Шуннан без бу хат тиккә генә түгел, ә Украинага сугышка җыярга мөмкиннәр дип уйладык", ди Гөлсинә ханым.

Фәттахова авылдан берәүнең дә сугышка чыгып китәргә теләк белдермәвен әйтә. Аның фикеренчә, халык бу сугышның куркыныч икәнен аңлый, берәү дә фатирлы булам дип баласын йә ирен ут эченә кертеп җибәрергә тормый.

Шулай да Украинада татар егетләренең һәлак булу кайгысы бу авылны да читләтеп узмаган. "Безнең күршеләрнең апасы Биектауда яши. Аларның кызларының ире Украинада сугышта үлде дигән хәбәр кичә безнең авылга да килеп җитте. Яшьләр кырыла", ди Фәттахова.

Сарманнан Фәнис Хәсәншин: "Без Украинага киттек"

ВКонтакте-да Фәнис Хәсәншинның берничә фото альбомы бар. Соңгы фотоларында ул хәрби киемдә. Фәнис анда үзенең кайда йөрүен дә, кайларда фотога төшүен дә тәгаенләмәгән. "ВДВ – это сила" дигән альбомындагы бер фотога Илнур Гыйззәтуллин: "Балык тотарга киттеңме?" дип язгач, Фәнис: "Юк, Украинага, Кара диңгез" дигән язу калдырган.

Фәнис Җиһаншинның ВКонтактедагы сәхифәсеннән

Виталий Семипудов - Фәниснең дусты. Ул Азатлыкка Фәнис белән соңгы тапкыр март-апрель айларында Вконтакте-да язышканнарын әйтте. Виталий сүзләренчә, Фәнис ул вакытта үзенең кайда икәнен белдермәгән. "Хәрби хезмәткә ул контракт нигезендә киткән иде, хәзер дә шул килешүендәме, әйтә алмыйм", ди.

Фәнис Хәсәншинның ВКонтактедагы төп фотосында ул Украинаның "Беркут" хезмәткәре киемендә. Иңбашына Украина дип язылган

ВКонтактедагы төп фотосы итеп Украинадагы Беркут хезмәткәре киемендәге фотоны куйган. Русиянең Кырымны аннексияләве шушы киемдәге сугышчыларның Кырым республикасы парламентын төнлә басып алуыннан башланды. Кырымда Украинаның "Беркут"ы киемендәге хәрбиләрнең чынлыкта Русия хәрбиләре булуы ачыкланды.

Фәнис белән Виталий хәрби хезмәткә алынганда танышалар. 2010 елның июнь аеннан 2011 елның июнь аена кадәр Пермь өлкәсендәге Звездный шәһәренә урнашкан 32755 хәрби бүлектә хезмәт итәләр. Аннан кайткач Виталий сүзләренчә, икесе дә Чаллы шәһәрендәге "Гефест" заводында эшлиләр. Фәнис узган ел җәй башларында эштән китә.

Фәниснең тагын бер дусты - Илнур Дәүләтов та аның бүген кайда булуын әйтә алмады. Алар Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыганда тулай торакта бер бүлмәдә яшәгәннәр.

Фәнис Хәсәншин Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыган чагында

Илнур сүзләренчә, Фәнис үз сүзендә нык тора торган, уйлаганын тормышка ашыра торган егет. "Аның хәрби хезмәткә чыгып китүе дә тиккә генә булмады. Укыган җиреннән китеп барды ул. Моңа әтисе белән бәхәсләшү сәбәп булган дип аңладым мин. Аңа әтисе: "Син хәрби хезмәткә бармыйсың", дип әйткән булган. Фәнис аңа каршы "барыбер барачакмын" дип белдергән һәм чыгып та китте", ди Илнур.

Сугыштан табутта кайтканнар

Марсель Араптанов

Күптән түгел Украинадагы сугышта Башкортстаннан да ике егет һәлак булуы турында хәбәрләр килеп иреште. Алар: Таймас авылында туган Марсель Араптанов һәм Әлмәс авылыннан Илнур Килчинбаев.

Башкортстан хәрби комиссариаты белдерүенчә, Араптанов мәргән (снайпер) булган. Чечнянең Шали шәһәренә урнашкан 65384нче хәрби бүлектә хезмәт иткән. Махсус күрсәтмә үтәгәндә шартлаудан башы һәм гәүдәсенең башка җирләре яраланып 12 августта һәлак булган. Кайда, нинди күрсәтмә үтәгәнлеге хәбәр ителми.

Ставрополь өлкәсенең Солдат аналары комитеты җитәкчесе Людмила Богатенкова һәлак булган һәм яраланган 400 Русия солдатының исемлеге, һәм анда Араптанов хезмәт иткән Шали шәһәрендәге һәм Русиянең башка төбәкләрендәге хәрби бүлекләрнең солдатлары барлыгын әйткән иде. 28 яшьлек Илнур Килчинбаев контракт нигезендә Сембер шәһәрендәге 73612нче хәрби бүлектә сапер-десант һөҗүм батальонында хезмәт иткән. Ул ничек үлемгә барып кергән? Бу хакта хәрби җитәкчелек серне чишми.

Үз теләкләре белән чыгып китеп һәлак булганнар

Михаил Насыйров

Азатлык радиосы 9 июль көнне Луһански шәһәрендә һәлак булган һәм 15 июльдә Чаллыда җирләнгән 28 яшьлек Михаил Насыйров турында да хәбәр иткән иде.

Насыйров тумышы белән Украинадан, ул кечкенә вакытта бөтен гаиләләре белән Чаллыга күчкәннәр. ВКонтактедагы фотолары арасында аның ниндидер төзелеш эшләрендә катнашканын тасвирлаганы да бар.

Чаллы телевидениесе хәбәр итүенчә, май аенда үз теләге белән сугышка китәр алдыннан Казанда журналист булып эшләгән. Соңгы фотоларында ул хәрби киемдә һәм үзенең Украинада сугышып йөрүен яшерми. Насыйровның хатыны һәм ике кечкенә баласы кала.

Аның үз теләге белән Русия ягыннан бу сугышка китүен хупламаучы дуслары да бар. "Ул бу идеясен тормышка ашырмакчы булды һәм менә нәрсә белән тәмамланды. Әгәр ул миннән килеп сораса, мин бер генә яхшы сүз дә әйтмәс идем. Мин аңа бу адымы турында күбрәк сүгенү сүзләре әйтер идем", ди Евгений Абрамов.

Русия телевидениесен караганнан соң сугышка киткәннәр

Сугышка берәүләр акча өчен барса, икенчеләре Русия телевидениесе тапшыруларын караганнан соң сугышка китү теләге туу турында белдерә. 4 сентябрьдә Украина иминлек көчләре ай ярым чамасы элек Луһански өлкәсендә әсирлеккә төшкән Казан кешесе Алексей Куимовтан сорау алу видеосын интернетка чыгарды. Видеода Куимовтан сорау алганда читтәрәк Кабарда Балкардан сугышырга килгән Павел Борисовтан сорау алу тавышлары да ишетелә. Куимов бу сугышка каян, ничек килеп керүе турында сөйли.

Июль ахырында Украина иминлек көчләре 33 яшьлек Куимовның әсирлектәге фотосын һәм паспортының күчермәсен дә интернетка чыгарган иде.

Алексей Куимовның паспорты

Куимов Украинага каршы сугышка китү белән ике атна үтүгә Лисичански шәһәре янында әсирлеккә эләгә.

Июль аенда Луһански сепаратистларының матбугат вәкиле, шулай ук Казаннан килгән Александр Топоров сепаратистлар ягында сугышучы унлап Казан кешесен белүе турында әйткән иде.

28 августта Украинаның көнчыгышында Русиянең 100дән артык солдаты һәлак булуы һәм кимендә 300ләп хәрбинең яралануы турында Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзалары Элла Полякова һәм Сергей Кривенко белдергән иде. Әмма моңарчы рәсмиләр Украинада Русия хәрбиләре булуын да, аларны анда үтерелүен дә кире кагып килде. Журналистларның бу хәлне тикшерү тырышлыкларына төрлечә киртә куелды.

Сепаратистларга Русиядән ярдәм килүе рәсми таныла башлый

Үлүчеләр саны арту, моның күпләргә билгеле булуы, табутлар конкрет авыл-шәһәрләргә кайтып җәмәгатьчелек бу турыда фикер алыша башлау сәбәпле инде Русиянең дәүләт карамагындагы телевидениеләре дә моны танырга мәҗбүр булды. Беренче канал һәм НТВ Костромада Украинадан үтереп кайтарылган 28 яшьлек Анатолий Травкинның җирләнүе турында сюжет күрсәтте.

Украиннарга каршы сугышка Травкинның ял алып үз теләге белән киткәнлеге әйтелде һәм ул күрше дәүләткә каршы агрессиядә катнашкан җинаятьче дип түгел, ә каһарман итеп сурәтләнде. Хәрби җитәкчелек Травкинны сугышка җибәрүен кире кана, ул хәрби хезмәттән ял алып анда үзе киткән дип тәкърарлый.

Валентина Матвиенко

Ниһаять 5 августта Русиянең Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко Русиядән Украинага каршы сугышка китүчеләрнең саны арта баруын таныды. Ул бу турыда Донбасста һәлак булган фотохәбәрче Андрей Стенинның җеназасында чыгыш ясаганда әйтте.

"Без үз хокуклары, гаделлек, тугандаш халык җирендә тынычлык өчен батырларча сугышучылар арасында Русиядән килгән ихтыяриларның арта баруын күрәбез", диде Матвиенко.

Матвиенко Украинага сугышка китүчеләрнең каян корал алуы һәм Русия чик сакчылары аша Украинага ничек узуы турында берни дә әйтмәде.

Хөрмәтле укучы! Бәлки сез дә мәҗбүри, йә булмаса үз теләге белән Украинага сугышка киткән татар һәм башкорт егетләрен беләсездер? Алар турында "Фикерләр" бүлегендә яза аласыз. Татар һәм башкортларны Путинның "Урыс дөньясы" хыялы өчен мәҗбүри ут эченә керткәндә, йә булмаса үзләре барып кергәндә ничек коткарып калып була? Бергәләп уйлашыйк.