Татарлар хисабына да олы урыс дөньясы булдырыла (III кисәк)
Мәскәүдә 3 июль көнне Русия президенты Владимир Путин рәислегендә үткән Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышында милләте белән украин булган Русия мәдәният министры Владимир Мединский Путин сүзләрен җөпләде һәм бер зур тарихи ачыш та ясады. "Русиядә күп гасырлар дәвамында халыклар һәм диннәр тынычлыкта гомер кичергән. Русиядә, мисал өчен, динара сугышлар беркайчан да булмаган. Тынычлык сөюче рус мәдәнияте, чынлыкта, халыкларны килештергән, катлаулы вазгыятьне җайлаган. Безнең мәдәниятнең берләштерүче кыйммәтләре традицион дини әхлакка, традицион мәдәни хәзинәләргә, классикларның шедеврларына һәм тарихи аңыбыздагы изгеләргә нигезләнә", диде Мединский.
Әмма, Кавказ белән, имам Шамил белән сугыш – дини сугыш булмады мени? Яисә католикларның Ливон ордены белән булган сугыш? Изгеләштерелгән Александр Невский католикларның тәре походына каршы сугышты. Явыз Иванның Казанны яулап алуы да "басурман"нарга каршы нәкъ дини сугыш иде. Ә иске гадәт чиркәве (старообрядцы) тарафдарларын кыру? Йә булмаса, Болгавыр заманнарда, полякларның басып керүенә каршы, патриарх чакыруы белән, Казан Изге Ана иконасы астында баш күтәрү? Урта Азиядәге сугышлар? НКВДның униат чиркәвенә каршы көрәше? Һәм, ниһаять, большевикларның бөтен диннәргә, шул исәптән, православларга да каршы золымы? Атеист большевиклар үзләренә көндәш булган дини караштагыларга каршы сугыш алып барды.
Мединский фикеренчә, Русия православ булган һәм "бердәм мәдәни-тарихи киңлек" нигезендә дә православие ятачак
Мединский Русиянең бөтен тарихында дини тынычлык хөкем сөргән дигән тезисны тиккә генә дөньяга чыгармады, чөнки, аның фикеренә күрә, Русия православ булган һәм "бердәм мәдәни-тарихи киңлек" нигезендә дә православие ятачак. Бу тезистан православие дәүләт төзүче дин дәрәҗәсен алырга тиеш дигән нәтиҗә килә дә чыга. Православие – Русия дәүләтен рухи яктан "беркетүче" дә җитмәсә.
Татарларга Куликово сугышын ничек бәяләргә соң? Әле күптән түгел генә Русия армиясенең баш фатиры, Троцкийның 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армияне оештыруыннан түгел, ә нәкъ Куликово сугышын Русия армиясе төзелгән көн дип игълан итәргә тәкъдим иткән иде. Шәймиевнең протест белдереп язылган хатыннан соң гына бу проектны читкә куеп тордылар. Әмма бу мәсьәләгә һичшиксез кайтачаклар дип уйлыйм мин.
Татарлар шулай ук Русия армиясе төзелгән көн итеп Чуд күле өстендәге сугышны тәкъдим итә ала. Бу көнне татар-рус полклары Тевтон орденын җиңде. Бату ханның Сартак улы белән Невский кардәшләшкән була һәм шуңа күрә аңа ярдәмгә берничә тапкыр татар атлы гаскәрләрен җибәргәннәр. Шулай булгач, аны Александр Татарско-Невский дип атау дөресрәк булыр.
Александр Татарско-Невский ул вакытта Европада җиңелмәс дип саналаган татар атлы җайдакларыннан башка данлы җиңүләренә ирешә алмас иде. Русиядә католик динен тарату өчен махсус төзелгән Тевтон ордены Невский ягында татарларның атлы гаскәрләре барлыгын ишеткәч, шунда ук солых тәкъдим итә, Ул вакытта чыннан да дини православ-католик низаг килеп туган була һәм анда татар атлы гаскәре әһәмиятле роль уйный. Әнә шулай итеп, татар атлы гаскәре Русиядә православияне тар-мар китерүдән коткарып кала. Әлегеләр генә дә православия ягыннан татарларга хөрмәт хисләре булырга тиешлеген күрсәтә.
Нәкъ Батый хан Александр Невскийны Владимир, Киев, Новгород һәм "бөтен Русия"нең бөек князе итеп билгели. Шул ук вакытта Рим папасы Александрга католик динен кабул итеп, Тевтон орденын татарларга каршы кулланырга тәкъдим иткән була. Рус православ чиркәвен юкка чыгудан коткарып калган өчен генә дә Батый хан чиркәү тарафыннан изгеләштерүгә лаек.
Чиркәүне юкка чыгудан коткарып калган өчен генә дә Батый хан чиркәү тарафыннан изгеләштерүгә лаек
Әгәр Александр Невский изгеләштерелгән икән, Батый хан бу дәрәҗәгә аңа караганда да лаеграк.
Кем ул рус? Рус дию нәрсәне аңлата? “Рус дөньясы” дигәне нәрсәне аңлата һәм аның чикләре кайда? Берәүләр рус ул православ диндәге, рус телендә сөйләшүче кеше дип саный, әмма, чынлыкта, илнең 70% халкы атеистлар. Путинның туган шәһәре Петербурда яшәүчеләрнең 80%ы “Православ мәдәният нигезләре”н мәктәпләргә мәҗбүри дәрес итеп кертүгә каршы булды. Шулай булгач, Петербурны рус шәһәре дип әйтеп буламы?
Икенчеләр рус телен туган телләре итеп санаганнар рус ди, өченчеләр генетик яктан рус булганнар (үзләреннән исә милләтчел-социализм рухы аңкый), дүртенчеләр мәдәни яктан үзләрен руслар дип санаучылар рус ди.
Генетикага килгәндә, Русия фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллинның соңгы тикшерүләре русларның славяннар түгел икәнлеген, ә 90%ка фин-угыр икәнлеген күрсәтеп тора. Русия славян түгел, ә фин-угыр иле, димәк, бу очракта “рус дөньясы” турында түгел, ә “фин-угыр дөньясы” турында сүз алып бару дөресрәк булачак. “Славян кардәшләр” шигарен дә “Фин-угыр кардәшләр”гә алыштыру кирәк. Руслар – православ фин-угырлар.
Әгәр Путинның холык-фигыленә игътибар итсәң, ул үзен православ дин тарафдары итеп күрсәтергә тырыша. Әмма ул хәтта тышкы кыяфәте белән дә типик фин-угыр. Бер яктан карасаң, ул ихлас күңелдән православ дингә ышанучы, хәтта хәмер дә тотмый. Икенчедән, 1975 елда Ленинградта дзюдо буенча чемпионы булган кеше, таэквондода тугызынчы дәрәҗәгә (дан) күтәрелгән.
Киплинг Путинның яраткан язучысы, “Любе” төркеме җырларын, Григорий Лепсның ярым криминал шансонын, чегән көйләрен тыңларга ярата. Опера җырчылары арасыннан ул Хибла Герзмаваны үз итә, географик хариталар, күренекле шәхесләр төшерелгән почта маркалары җыя. Илнең "бердәм мәдәни-тарихи киңлеген" булдырганда Путин яраткан бу әйберләр арасыннан берәр нәрсә кулланылыр микән?
Сочида Олимпия уеннарын Георгий Лепс ачмасын өчен Путинны бик тырышып үгетләргә туры килә.
Путинның музыкаль зәвыге бик сай. Әгәр без Сталинның опера һәм балет яратканын, аның Михаил Булгаковның “Ак гвардия”сен 20 тапкыр караганын, 20 мең китап укыганын искә төшерсәк, бу чагыштырулар Владимир Владимирович файдасына түгел.
Путин күзләренең киселешендә дә көнчыгыш халыклары чалымнары булу генетикасында бу якның каны да акканлыгын күрсәтә. Бәлки, шуңа күрә ул дзю-дога мөкиббәндер һәм беркадәр Кытайга табынуы да шуннандыр.
Рус милләтчеләре Путинны рус дип тә, руслык эталоны дип тә санамый
Әлбәттә, рус ул күп ягы белән Путинга ошаган кеше, Путин рус булуның өлгесе дип тә белдерергә була, әмма рус милләтчеләренең моны яклавы икеле. Бөтен проблем шунда ки, алар Путинны рус дип тә, руслык эталоны дип тә санамый.
Рус правослвиесе хәзер бер-берсенә каршы берничә өлешкә бүленгән. Мисалга, хәзерге Рус православ чиркәвен танымаган Иске гадәтләр чиркәвен (старообрядцы) алыйк. Йә булмаса, Рус православ чиркәвен протестант рәвешендә үзгәртеп корырга чакырган дьякон Андрей Кураевны алыйк. Кураев православ чиркәү әгәр бу юлга бармаса, ул “үләчәк” дип белдерә.
Православиенең проблемасы шунда ки, бу Византия ортодоксиясе хәзерге Көнчыгыш Европадагы иң хәерче илләрнең идеологиясе булып тора.
Әгәр капитализм, базар икътисады протестант әхлагына нигезләнсә, Русиянең базар икътисады үсеше, аның "европа дөньясына" кушылуы Русияне "протестантлаштыру"га китерә һәм бу византияле феодал православие белән каршылыкка кертә. Православие Русия яңарышына чикләүләр куеп тора. Әгәр төптәнрәк уйласаң, бөек рус мәдәнияте протестант идеологиясен чагылдыра, аның критик реализм дигәне чынлыкта протестанлык булып тора да. Бу очракта рус сәйяр-рәссамнарын (передвижники) гына искә алу да җитә.
Русиядә кеше хокукларына, дини азчылыкларга кагылган Европа белән күпләгән килешүләр үтәлмәячәк
Путинның "бердәм мәдәни-тарихи киңлек" булдыру турында күрсәтмәсе һәм Мединскийның Русиядә күп гасырлар дәвамында динара татулык булды дип белдерүе Русия империясенең “Православие, Самодержавие, Народность” шигаренең яңарышы булып тора. Мединскийның мәдәният концепциясенә ислам сыешмаганга, ул динара тынычлыкка алып бармый булып чыга. Әгәр Путинның Европадагы мультикультурализм сәясәтен берничә тапкыр гаепләвен искә төшерсәк, хәтта ул барып чыкмады дип тә белдерде, димәк, Европаның мультукультурализм сәясәте Русиядә тормышка ашырылмаячак. Бу кеше хокукларына, дини азчылыкларга кагылган Европа белән күпләгән килешүләрнең үтәлмәячәген күрсәтеп тора.
Рус православ чиркәве, берсүзсез, Путин сызымын сызган “рус дөньясы”ның нигезе булып торачак. Монда икенче яктан рухи беркетеп кую ысулы да бар – ул рус теле. Гоголь, Пушкин һәм Толстой үз телләренең кайчан да булса мәдәни империячеллек коралы булачагын уйлап та кармаганнардыр. Чын рус мәдәнияте, теле мондый утилитар рәвештә кулланылуга эчтән каршы булыр дип уйлыйм мин, чөнки чын рус мәдәнияте империячеллеккә каршы.
(дәвамы бар)
Рәшит Әхмәтов
"Звезда Поволжья" газеты мөхәррире
Татарлар хисабына да олы урыс дөньясы булдырыла (II кисәк)
Татарлар хисабына да олы урыс дөньясы булдырыла (I кисәк)
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.