Казан зообакчасына өстәмә җир бирелгәнлеге билгеле булгач, мәгълүмат чараларында төрле проектлар күренә башлады. Аларның берсен, 12 катлы бинаны, Казандагы бер ширкәт тәкъдим итә.
Алар беренче катта хайваннар, икенчедә кошлар, өченчедә сөйрәлечүләр, дүртенчедә балыклар, бишенчедә умырткасызлар, алтынчыда ветеринария үзәге, җиденчедә белем үзәге, сигезенчедә зообакча музее, тугызынчыда ресторан, кибет, кафелар, унынчы катта кунакханә, 11нче катта бакча идарәсе, 12нче катта ботаника бакчасы булырга тиеш ди. Бу проектны тәкъдим итүчеләр фикеренчә, бу дөньяда бердән-бер иң биек бинага урнашкан зообакча булачак.
Икенче бер проектны "Татинвестгражданпроект"ның фәнни-җитештерү лабораториясе тәкъдим итә. Эшче төркемнең җитәкчесе – Татарстанның атказанган архитекторы Евгений Евсеев. Алар бу проектны эшләү кичә генә башланмады, бер елдан артык вакыт узды инде дип белдерә. Әлеге проект авторлары уйлавынча, зообакчада "Серле тау" төп урын булачак. Бу тауның эчендә дә, тышында да төрле хайваннар яшәячәк. Шулай ук алар зоопаркта, әлеге таудан кала, балалар өчен хайваннарны күзәтеп бара торган кечкенә тимер юл, кафе-ресторан, кибетләр, хайваннар белән аралаша торган мәйданчыклар да тәкъдим итә.
Татарстан архитекторлар берлеге рәисе Виталий Логинов "Татинвестгражданпроект"ның эшен узган гасырның 40-50 еллары рухында дип бәяли.
Казан зообакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов бу ике проектны да "без теләгән әйбер" түгел дип белдерде. Зообакча җитәкчесе Азатлыкка сөйләгән теләкләренә тугры калуларын әйтә. Алар зур зообакчаның шәһәр читендә, табигать кочагында булуын тели. Ә хәзерге зообакчаны, Горький паркы кебек, кеше ял итә торган шәһәр бакчасы рәвешендә күрә.
Нурмөхәммәтов фикеренчә, "Татинвестгражданпроект" хезмәткәрләренең эше әллә кайчан ук әзерләп куелган бер проект, зообакчада үзгәрешләр булачагы турында сүз чыккач, шүрлектән алынып кына тәкъдим ителгән.
"Бу проект бүгенге көн таләпләренә туры килми, яхшы булса да ул искергән инде. Казан зообакчасы проектын эшләүдә бу өлкәне яхшы белгән үзебезнең һәм шулай ук чит ил белгечеләре дә катнашырга тиеш. Проектка бәйге игълан ителсә һәм алар арасыннан иң яхшысы сайлап алынса – бу иң отышлы юл булачак", ди Нурмөхәммәтов.
Күп катлы бина проекты да, "Серле тау" да Кол Шәриф мәчете проекты өчен Тукай бүләгенә ия архитектор Айвар Саттар күңеленә хуш килмәгән. Ул зообакчаның табигать кочагында, хайваннар һәм кошларның табигатькә якын урында булуын тели. Казан Татарстан башкаласы булганга зообакчада да милли бизәкләр, милли архитектура да чагылыш табарга тиеш дигән фикердә.
"Хәзерге зообакча Казанның үзәгендә һәм экология ягыннан аны киңәйтү дөрес булмас. Яңа зообакчаны Казан читенә чыгарып, табигый урында төзү кирәк. Хайваннар да кыргый табигатькә якынрак булса үзләрен яхшырак хис итәчәк. "Серле тау" проекты шәһәрнең үзәген бизәмәячәк. Миллионлы шәһәр өчен зообакча да зур булырга тиеш. 17 гектар җир генә җитмәячәк. Хәзер кешеләр зообакчаларга гаиләләре белән машинага утырып килә. Хәзерге зообакча янында машина куярга да бөтенләй урын юк дияргә була. Зообакча, беренчедән, заманча, ә, икенчедән, милли яме дә булырга тиеш. Бу таулар искергән идеяләр инде", ди Саттар.
Аның фикеренчә, шәһәр читендәге зообакча проектына бәйге игълан ителсә һәм иң яхшысы сайлап алынып җиренә җиткереп төзелсә туристлар җәлеп итәргә дә, татарстаннарга ял итәргә дә яхшы урын булачак. Айвар Саттар зообакча директоры Фәнис Нурмөхәммәтов фикерен хуплап, хәзерге зообакча ял паркы булып калырга тиеш дип әйтә.
Үзенең архитектура остаханәсен булдырган Артур Айтбагин яңа зообакчада, иң беренче чиратта, хайваннар да, кошлар да, башка җан ияләре дә үзләрен бик иркен хис итәргә тиеш дигән фикердә. Айтбагин да зообакча проектына бәйге игълан итәргә чакыра.
Проектларны белгечләр бәяләргә тиеш ди ул. Беренче биш урынга бүләкләр дә әзерләнсә, катнашучылар күп булачак дип белдерә. Иң әһәмиятлесе, ди ул, проектларны тикшергәндә җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алынырга тиеш.
“Зообакчадагы җан ияләре болай да үзләре яшәгән дөньядан аерылган. Аларга иң яхшы шартларны тудыру кирәк. Яхшы зообакча катлаулы һәм кыйммәтле корылма ул. Ул республиканың, йә булмаса федераль дәрәҗәдәге зур проект булырга тиеш. Әгәр аңа күп көч куелса, туристлар килүне дә арттырачак, Казан тагын да танылачак. Безнең зообакча моңа лаек. Аның бик бай тарихы бар”, ди Айтбагин.