Быел катнашучылар саны күп түгел, мисал өчен, үткән елда уналты оста чәкчәк пешерүче хәтта республика районнарыннан да килсә, хәзер бары тик биш кеше генә иде. Хәлимә Шәмсиева, Сәрия Сәләхова, Әнисә Мифтахова, Әлфирә Сибгатуллина, Рузалия Нәсифуллина төрле зурлыктагы һәм үзенчәлекле итеп бизәлгән чәкчәк алып килгән.
“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин сүзләренчә, әлеге бәйрәм яшьләр өчен бик кирәкле, милли аш-суларыбызны кызлар-егетләр белеп үсәргә тиеш. Киләчәктә татлы ризыкны пешерү буенча остаханә дә уздырырга мөмкинлек табарга кирәк”, диде. Хәзер Чәкчәк бәйрәме сәхнәдә җыр-бию белән үрелеп бара. Шуңа да яңалыклар кертергә уйлыйлар.
Быелгы Чәкчәк бәйгесендә катнашучыларга бәяне татлы ризыгыбызны оста пешерүче Илсөя Мөхәммәтшина бирде. Илсөя ханым да быел катнашучылар аз булуын билгеләде. Әмма һәр чәкчәк үзенчәлекле һәм бик тәмле пешерелүен әйтте.
Чәкчәкне берничә номинациядә бәяләделәр: иң кабарынкы чәкчәк Әнисә Мифтахованыкы, иң зуры – Рузалия Нәсифуллинаныкы, иң баллы чәкчәк пешерүче – Әлфирә Сибгатуллина, иң матуры – Сәрия Сәлахованыкы һәм иң татлысы – Хәлимә Шәмсиеваныкы.
Хәлимә Шәмсиева җиңүче дип табылды. Хәлимә ханым Шәмсиева чәкчәк пешерергә әнисеннән өйрәнгән. “Һәр пешекче татлы ризыгыбызны пешерүдә бер төрле алым куллана. Әмма алымнар бер – куллар төрле”, дип елмайды Хәлимә ханым.