"Эшкә сугышка барган кебек барам"

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре саны киметелү сәбәпле Елена Әхмәтҗанова медицина ярдәме чакырган урынга машина йөртүче белән генә бара. Машина йөртүче машинада кала, Елена даруларны, җиһазларны күтәреп ярдәмгә мохтаҗ кеше янына керә.

Күп очракта медицина ярдәменнән бигрәк психологик ярдәм кирәк була. Еленага барган җирендә төрле кешеләрнең тормыш проблемнары турында зарларын тыңлап тынычландырырга да туры килә.

Төнлә ашыгыч ярдәм чакыручылар арасында пенсионерлар шактый күп. Елена күп очракта дару гына бирергә тырыша, әмма еш кына иньекция кирәк була.

Уфаның Орджоникидзе районында күп йортлар лифтсыз. Еленага авыр букчаларны күтәреп югары катларга менәргә туры килә.

Чакырылган урында бер кешегә медицина ярдәме күрсәтү уртача 15-20 минут вакыт ала. Кәгазьләр тутыру өчен тагын шул кадәр вакыт кирәк.

Бик күп очракта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә урамда аякка баса алмаучы исерекләр белән эш итәргә туры килә. Исерекләр еш кына холыксызлана, көч күрсәтә башлый. Оптимальләштерү башланганчы ашыгыч ярдәм хезмәтендә исерекләр янына баручы махсус бүлек булган.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә төрлечә эшләргә туры килә, кайвакыт эш көне көндез 12 сәгать була, кайберәүләр гел төнлә генә эшли, кайберәүләргә 24 сәгать эшләргә дә туры килә. Таң алдыннан арыган Елена аз гына черем итеп тә ала алмый, 15 минут та үтмәстән аны тагын бер урынга җибәрәләр.

Еш кына хәмердән берни белештермәс хәлгә җиткән кешеләргә дә ярдәм итәргә туры килә. Аларның кайберләре аңын җуйган булырга да мөмкин.

Еленаның букчасында авыртуны баса торган әфьюнле көчле дарулар да бар. Бу даруларны тартып алырга теләгән наркоманнар еш кына ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә һөҗүм итә. "Узган елдан башлап мондый хәлләр ешайды. Андыйлар миңа очрый. Шуңа күрә һәркөн эшкә сугышка барган кебек барам. Үз-үзеңне төрле ысуллар белән сакларга туры килә", ди Елена.