"Киртәләрсез шәһәр" инициатив төркем 26 ноябрьдә Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковка мөрәҗәгать җибәрде. "Киртәләрсез шәһәр" "Казан" милли-мәдәни үзәге (НКЦ) белән зур түрәләр яши торган бистә арасындагы Казансу ярыннан боралак мәйданчыгын алуны таләп итә. Халык арасында бу коттеджлар шәһәрчеген "Нефтьчеләр" бистәсе дип тә йөртәләр
Росавиациянең Татарстандагы бүлеге "Киртәләрсез шәһәр"гә бу мәйданчыкның Татарстан хөкүмәтенә караганын, ә кулланучысы "Ак Барс Аэро" ачык акционерлык җәмгыяте икәнлеген белдергән.
Элекке елларда бу урыннан бала-чага чаналарда шуарга яраткан, менә ике кыш инде алар бу рәхәттән мәхрүм калганнар. Мәйданчыкны узган ел киртә белән тотып алганнар.
"Хәзер Казанда җәмәгатьчелек белән урамнарны һәм тыкырыкларны үз ихтыярлары белән теләсә ничек ябып кую очраклары тикшерелә. Әмма республика хакимиятләренең дә мондый юлга баруы, безнең уйлавыбызча, "ике төрле кагыйдәләр" белән яшәүгә мисал булып тора", дип белдерә "Киртәләрсез шәһәр" төркеме.
Инициатив төркем Татарстан хөкүмәтеннән бу боралак мәйданчыгын алуны таләп итә.