Казан кирмәненнән Чаллы музеена килгән күргәзмәдә татар теленә сан булмады

Your browser doesn’t support HTML5

Чаллы музеенда Казан кирмәне тыюлыгыннан китерелгән борынгы Корьән китаплары, кулъязмалар, шамаилләр күргәзмәсендә татарларның теленә урын булмаган. Шулай да Азатлык өчен татарча сөйләүче табылды.

Чаллыда борынгы Коръән басмаларына, кулъязмаларга, шамаилләргә багышланган күргәзмә узды. Әлеге экспонатлар Казан кирмәне тыюлыгыннан китерелгән. Биредә VIII- XX гасырларда язылган Коръән күчермәләре куелган иде.

Күргәзмәдә шулай ук гарәп дәүләтләре, Төркия, Азәрбайҗан, Фәлестин башлыклары, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең Казан кирмәне музеена тапшырган Коръән китаплары да күрсәтелде.

Күргәзмә буенча безне Чаллы шәһәр тарихы музее фәнни хезмәткәре Нәҗибә Бикмөхәммәтова йөртте һәм истәлекле, тарихи китаплар белән таныштырды, күргәзмә турында сөйләде.

Нәҗибә Бикмөхәммәтова

"Бу күргәзмә бездә декабрь ае башында ачылды. Казан кирмәнендә сакланган Коръәннәр, шамаилләр, исламга кагылышлы истәлекләр куелды. Нәрсәсе белән үзенчәлекле дигәндә, монда VIII гасырдан алып ХХ гасырга кадәр язылган кулъязмалар тупланган. Күргәзмәне карарга килүче кешеләребез бик күп. Чаллының үзеннән дә, тирә-як район-авыллардан да күп киләләр. Күргәзмә хакында сөйләүче аерым экскурсоводларыбыз да бар", диде Нәҗибә Бикмөхәммәтова.

Күргәзмәдәге Корьән китабы

Нәҗибә ханым Чаллы шәһәре музеенда эшләүче иң яңа хезмәткәрләрдән санала. Ул моннан берничә ел элек Чиләбе өлкәсеннән Чаллыга күченеп килгән. Күптән түгел генә музейга эшкә килгән. Бу очракта да татар телендә экскурсияләр алып баручы сыйфатында түгел. Татар радиосы өчен аңлатмалар кирәк, татар телендә дигәч, тиз арада шушы ханымны билгеләделәр. Күргәзмә хакындагы аңлатмаларын аның татар телендәге беренче экскурсиясе, дип кабул итәргә кирәк. Шуңа, әлеге күргәзмә хакында әлләни артык киң итеп сөйли алмады, каушады, борчылды.

Татар телендә, дип әйтергә кирәк. Чыннан да, бу музейда татар телендә экскурсияләр уздырырлык, яңа күргәзмәләргә аңлатмалар бирерлек белгечләр юк. Моны безнең белән әңгәмә барышында музей мөдире Рәйсә Булатова да таныды, бу күренешне төзәтергә тырышачакбыз, дип вәгъдә дә бирде. Инде озак еллар дәвамында шушы музейда татар телендә сөйләүчеләр, экскурсия уздыручылар юк. Биредә урыс теленә генә өстенлек бирелде. Заманында Азатлык радиосы бу кимчелек турынла берничә мәртәбә сөйләгән иде инде.

Күргәзмәнең асылын күрсәтергә тырышкан алты битлек кәгазьдә Казан кирмәне тыюлыгыннан җибәрелгән аңлатмалар да бар. Алары да урыс телендә генә. Музейдагы Коръән китаплары, шамаилләр турындагы мәгълүматларның бары тик урыс телендә генә бирелүе бу телнең Казан кирмәнендә дә хакимлек итүен күрсәтә шикелле.

Күрәбез, татар теле Казан кирмәнендә дә, Чаллы музеенда да ятим хәлдә кала бирә, татар халкының теленә сан юк. Кайбер татар матбугаты әлеге күргәзмә хакында халыкка нидер аңлату өчен мәчет-мәдрәсә мөгаллимнәрен җәлеп итәргә мәҗбүр булды.