Төмән өлкәсендә дүрт кечкенә бала янгында һәлак булды

Яркәүдә янгын булган өй

Төмән өлкәсендәге Яркәү авылында чәршәмбе таңында дүрт бала бикле өйдә янгында һәлак булды.

Яркәү авылы хакимияте башлыгы Гөлниса Фәхретдинова сүзләренчә, янгын сәбәпләрен тикшерү башланган, балаларын өендә бикләп күңел ачарга киткән ханымны кулга алганнар һәм аңа карата җинаять эше дә кузгатылган. "Бу фаҗигагә әлеге ханым гаепле кешеләрнең иң беренчесе. Әгәр янгын чыккан вакытта яннарында әнисе булса, бәлки, балалар исән дә калган булыр иде. Ул бит аларны бикләп китеп 12 сәгатькә якын өенә кайтмаган", ди Гөлниса ханым.

Валентина Шелкунованың иң кечкенә баласына ике ай гына, ә иң зурына биш яшь булган. Шелкуновалар арендага алган өйдә яшәгән. Бу ике өлештән торган өй хуҗасы торакның икенче яртысын да башка гаиләгә әле күптән түгел генә арендага биргән. Алар сишәмбе көнне өйне җылыту өчен эретеп ябыштыру эшләре белән мәшгуль булган. Янгынчыларның фаразларына күрә, электрга көч килеп кыска ялганыштан ут чыккан булырга да мөмкин, дип сөйли Гөлниса ханым.

Аның сүзләренчә, 27 яшьлек Шелкунова кәеф-сафа корырга яраткан, даими бер ир белән генә яшәмәгән, дүрт баласын да уйнаштан тапкан. Фаҗига буласы көнгә күп калмый дәүләттән икенче бала өчен бирелә торган акчаны алган. Аңа телевизор, йорт җиһазлары да сатып алган булган. 16 декабрь көнне төштән соң дүртләр тирәсендә, яшәгән өчен йорт хуҗасына акча илтәм дип, дүрт баланы да өсләреннән бикләп, чыгып киткән була. Аннары үзенең дус кызына барып һәм бергәләшеп күңел ачалар. Төнге өчләрдә кәеф-сафа корып кайтып килгәндә өйләренең янып ятканлыгын күреп ала.

Янгында һәлак булган балаларны әбиләренең өйләреннән соңгы юлга озатырга җыеналар. Аларны ничек җирлибез дигән мәсьәлә дә шау-шу кубып алуга этәргән. Валентина Шелкунованың әнисе Тимербикә – татар апасы, ә әтисе – рус милләтеннән. Алар бергә тормый, аерылышканнар. Тимербикә әбиләре балаларны мөселманча озатабыз дигән, әмма кызы Валентина рус зиратына җирлибез дип каршы төшкән. "Хәзер киендереп күмү өчен өс киемнәре җайлаштырабыз. Мөселманча җирләүгә килгәндә дә кытыршылыклар бар, мин бүген әбиләренә кердем, ул кайгысын җиңеләйтәм дипме, эчеп куйган", ди Фәхретдинова.

Милләттән, милли гореф-гадәтләрдән аерылу, электән килгән татар традицияләрен үз итмәү әлеге фаҗига кебек хәлләргә дә сәбәп булырга мөмкин. Фәхретдинова Яркәүдә хәзер, бер яктан, дингә, татарлыкка тартылу сизелсә, икенче яктан, аракыга табынучыларның, михнәтле яшәүчеләрнең барлыгын әйтә. Элек булмаган хәл – картлар йортына да татар әби-бабайларны китерә башлаганнар.

Хәзер күпләр, ди ул, хәлләреннән киләме, юкмы, дөрес тәрбия бирә алабызмы, юкмы дигәнен уйлап тормыйча, дәүләттән бирелә торган акчаларга алданып, күпләп бала таба башлаган. Яркәү авылында гына өч-дүрт балалы утыздан артык михнәтле гаилә һәм алар арасында татар гаиләләре дә бар. Яркәү авылында 7 мең 700гә якын кеше яши, аның якынча 14%ы татарлар, ди Фәхретдинова.