"Кризис мөселман илләренә косметика сату теләгебезне чәлпәрәмә китерде"

Фирдәвес Девятаева

Хәләл косметика җитештерүче "Мюстела" ширкәте тауарларын гарәп илләренә һәм Көньяк-көнчыгыш Азия төбәгенә дә җибәрергә җыенган, әмма Русиядәге икътисад кризисы бу планнарын чәлпәрәмә китергән. "Мюстела" җитәкчесе Фирдәвес Девятаева кризиста бизнесларын ничек тә саклап калырбыз дип өметләнә.

Русиядәге икътисади кризис хәләл косметика җитештерүче "Мюстела" ширкәтенең менә-менә тормышка ашарга торган зур эшләрен чәлпәрәмә китергән. "Мюстела" җитәкчесе Фирдәвес Девятаева сүзләренчә, алар хәләл таварларын гарәп илләренә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәгенә җибәрәрергә җыенган булган.

"Евро бәясе нык күтәрелде. Ә без кремнар сала торган матур капларны Италия һәм Кытайдан алырга уйлаган идек. Ул капларны бөтенләй алып булмаячак хәзер, ул хыял гына булып калды. Беләсезме, дөньяда бик алдынгы карашлы акчалы мөслимәләр бар. Гарәп Әмирлекләрендә, Согуд Гарәпстанында, гомумән, мөселманнар күпчелек булган илләрнең барсында да бар алар. Бу мөслимәләр хатын-кызның битен кояштан саклаучы, яшәртеп җибәрә торган табигый матдәләрдән ясалган һәм яман шеш авыруына каршы булган косметика эзли. Безнең тауар аларның бөтен таләпләренә дә җавап бирә. Алар безнең кремнар белән дә кызыксына башлаган иде", дип белдерә Девятаева.

"Мюстела" тулысынча дип әйтерлек Русия чималы белән эшләсә дә, Франциядә җитештерелгән хушландыргычтан башка косметикасын ахырына кадәр ясап бетерә алмый. Кремнар, төрле лосьоннардан хуш ис килеп торсын өчен җитештерүчеләр аларга француз хушландыргычлары куша. "Әлегә минем маям (запасым) бар, әмма бу кризисның күпме дәвам итәчәген беркем дә әйтә алмый бит", ди Фирдәвес ханым.

Эшмәкәрләр, мисал өчен, "Бәхетле" җитәкчесе Мөслимә Латыйпова кризиста банкларның кредитлар өчен түләүне бер яклы гына арттыруы сәбәпле 600гә якын хезмәткәрен эштән алырга туры килмәгәе дип белдергән иде. Банкларның бер яклы гына кылануын Девятаева да хупламый. Үзе банктан алган әҗәтләрен менә-менә кризис башлана дип торганда каплап өлгерүенә куана. Кризис вакытында Русия җитәкчелегенең эшмәкәрләргә ниндидер ташламалар ясарга атлыгып тормавын да тәнкыйтьли.

Бәя күтәрмәгәнгә сатып алучылар кимеми

"Без эшмәкәрләр бу катлаулы кризис вакытында салымнарга ниндидер ташламалар булырга тиеш дип көтәбез. Ниндидер канун әзерләнә дип сөйлиләр. Белмим, булдыра алырлармы? Әйтәләр бит әле, кемгәдер ышан, әмма үзеңә генә таян дип", ди эшмәкәр.

Девятаева бәя күтәрелү, бигрәк тә азык-төлеккә, халыкның бүген иң авырткан җире дип белдерә. Бу авырлыкны ул хатын-кызларның бигрәк тә нык сизүен әйтә. "Мин җитәкче генә түгел, ә гаиләне туйдыра торган әни дә. Аш бүлмәсендә ризыкны мин әзерлим, кибеткә дә керәм. Азык-төлеккә бәяләр галәмәт күтәрелде, әмма бу дөрес хәл түгел. Йомыркага бәя күтәрелгәч, тикшереп караган идем, баксаң ул тавыкларга чит илдә җитештерелгән азык ашаталар икән. Үзебездәге җитештерүне бетерү менә бу хәлләргә китереп җиткерде дә инде", ди Фирдәвес ханым.

Күпләр үзләре җитештергән тауарларга бәяләрне күтәргәндә, Девятаева косметикага сату хакларын бер тиенгә дә арттырмауларын әйтә. Арттырырга хаклары булса да. "Мюстела" кремнар өчен төрле компонентларны Русиядәге хезмәттәшләреннән ала. Русиядәге кремнар сала торган кап җитештерүчеләр үз тауарларына бәяне алты тапкыр арттырган инде. "Алар импорт белән дә бәйләнмәгән, тиктомалга бәя күтәрү – тәртипсезлек. Әгәр эшмәкәр зур акчалар артыннан куышмаса, әгәр чын күңелдән эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә, ул беркайчан да кризиска сылтап бәяләрне күтәрмәячәк һәм бизнесын да саклап калачак", ди Фирдәвес ханым.

Хатын-кыз кием алмаса алмый, әмма косметика ала

Казанда күпләр бизнесларын сатып эшчәнлекләрен туктатканда, кайберәүләр бизнесларын киметкәндә ике кризис кичергән "Мюстела" ширкәте җитәкчесе өченчесеннән дә исән-имин котыллырбыз дип өметләнә. Әлегә кадәр сатып алучыларның кимемәвен әйтә.

"Аллага шөкер, хәтта күз тидерергә дә куркам, артыграк та сатабыз. Моның төп сәбәбе – бәя күтәрмәү. Икенчедән, син җитештергән тауар бик сыйфатлы булырга тиеш. Шулкадәр сыйфатлы булырга тиеш ки, халык акчасын тиенләп санаганда да, синең кибетеңә кереп, тауарыңны алып чыгарга тиеш. Хатын-кыз битнең һәркемнең көзгесе икәнне яхшы аңлый. Шуңа күрә кием-салым әлегә алмасам да ярый, беренче чиратта матур күренергә тиеш дип бизәнү әйбере ала", ди Девятаева.

16 февраль көнне "Мюстела" эшен башлаганга 22 ел тулды. "Минем тәҗрибәм зур, шуңа күрә бу өченче кризисны үтә алырбыз дип уйлыйм, чөнки без җитештергән кремнарның сыйфатлы булуын дәлилләдек, хәзер күпләр безнең яхшы кремнар сатуыбызны аңлады", ди Девятаева.

Эшмәкәр кризис дип төшенкелеккә бирелмәү, ә булдыра алганча ямь табардай гамәлләр кылу белән яна. 8 март – хатын-кызлар көне алдыннан үзләренең кибетләрендә хатын-кызлар портретлары күргәзмәсен ачарга җыена.

"Мин хатын-кызлар кибетебезгә кергәч шалт итеп акчасын түләп чыгып китмәсен, бер мизгелгә генә булса да дөнья мәшәкатьләрен онытып торсын дим. Мин кибеттәге бер бүлмәгә 30лап рәсем эләргә җыенам, алар янына сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп эшләнгән шкатулкалар, бик сирәк кенә очрый торган бизәнү әйберләре дә куячакмын. Бу рәсемнәрне мин Бирма, Непал, Шри-Ланка, Кытай, Мексика, Индонезия, Малайзия, Вьетнам һәм башка илләрдә сатып алдым. Һәрбер илдән берәр рәсем генә куячакмын. Безнең күрше тирәдә дә шулкадәр матур хатын-кызлар бар. Рәссамнар аларны да ясый. Башкорт, эрзә, мокша ханымнарының рәсемнәрен дә куям һәм әлбәттә инде татар хатын-кызыныкын да", ди Девятаева.