Мәскәү хакимияте 1 март көнне Марьинода оппозициягә «Яз» йөрешен уздыруга рөхсәт бирде. Бу хакта башкаланың төбәк иминлеге департаменты башлыгы Алексей Майоров белдерде.
Оппозиция башта йөрешне Мәскәү үзәгендә уздыруны сораган иде, әмма хакимият моңа каршы булды һәм чараны шәһәр читендә уздырырга тәкъдим итте. Оештыручылар өндәүләргә вакыт җитмәс дип бу тәкъдимне кабул итте.
Шулай ук мондый чаралар тагын Русиянең 14 шәһәрендә, шул исәптән Казан, Петербур, Екатеринбур, Пермь, Калининградта да узачак.
Чараны оештыручыларның берсе Алексей Навальный үзе йөрештә катнаша алмаячак, ул митинг уздыру тәртибен бозуда гаепләнеп 15 тәүлеккә сак астына алынды.