Казан хакимияте куркып "Яз" маршын шәһәр үзәгеннән читкә куа

Оппозиция Казанның "Крылья Советов" паркында 1 мартта кризиска китергән сәбәпләргә протест белдереп "Яз" маршы уздырырга җыена.

Русиядә кризиска китергән сәбәпләргә протест белдергән "Яз" ("Весна") маршын, Мәскәү һәм Русиядәге башка шәһәрләр белән бергә 1 март көнне Казанда да үткәрергә җыеналар. Чараны оештыруны Татарстандагы "Яблоко", РПР-ПАРНАС һәм "Прогресс фиркасе" вәкилләре үз өстенә алган. "Яблоко"ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин Азатлыкка Казан хакимиятенең бу чара үтмәсен өчен төрле киртәләр салырга тырышуын белдерде.

"Без кануннарга туры китереп, чарага ике атна кала, 16 февраль көнне митингны (маршны) Казан үзәгендә, Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы мәйданда үткәрергә теләвебез турында хакимиятләргә язу тапшырдык. Безгә Вахитов һәйкәле янында, нинди икәнен әйтеп тормыйча, башка бер чара булачагын белдерделәр һәм Дәрвишләр бистәсендә үткәрергә тәкъдим иттеләр. Без кеше күрми торган һәм бару җайсыз булган әллә кайдагы Дәрвишләр бистәсендәге урыннан баш тарттык. Шуннан соң без Казан башкарма комитетыннан 1 мартта Вахитов һәйкәле янында, әмма башка вакытта үткәрүне сорадык. Әмма хакимияттәгеләр безгә башка вакытка ризалык бирмәячәкләрен телдән әйтте. Шәһәр үзәгендәге башка урыннарны бирүдән дә баш тарттылар.

Руслан Зиннәтуллин

Безнең үтенеч белән бергә Татарстандагы РПР-ПАРНАС вәкиле Марсель Шәмсетдинов һәм активист Илья Новиков мэриягә Кирмән янындагы 1000 еллык мәйданында чара үткәрергә теләүләре турында кәгазь тапшырды. Аларның үтенече дә кире кагылды һәм "Крылья Советов" паркын тәкъдим иттеләр", ди Зиннәтуллин.

"Прогресс фиркасе"нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Эльвира Дмитриева Азатлыкка оппозициянең "Крылья Советов" паркында үткәрергә дигән хакимиятләр тәкъдиме белән килешкәннәрен әйтте.

​Зиннәтуллин хакимиятләрнең Вахитов һәйкәле янында үткәртмәүләре кануни булу-булмавын ачыклау өчен прокуратурага һәм 24 февраль көнне башкарма комитет җитәкчесе Игорь Сивовка каршы Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять тапшырган. "Хакимиятләр миңа җавапта "Яз"ны үткәртә алмау сәбәпләрен дә, анда нинди чара булачагын, кемнәр оештырачагын язма рәвештә белдерергә тиеш иде, әмма мондый кәгазь булмады", ди Зиннәтуллин.

Аның фикеренчә, Русиядәге икътисади кризис сәбәпле халыкның ризасызлыгы артканнан-арта бара һәм Казан хакимиятләре, бу чарага урамнан узып баручылар да кушылыр дип шүрләп, кеше күз алдында үткәртмәс өчен кулыннан килгәннең барсын да кыла.

Түрәләрнең канунсыз баюына каршы канун кабул итү

"Мин, федераль дәрҗәдә бу "Яз" чараларын беркайда да шәһәр үзәкләрендә үткәртмәскә дигән күрсәтмә булган дип исәплим. Мәскәүдә дә шәһәр үзәгендә түгел, ә Марьино бистәсендә үткәрергә тәкъдим иттеләр. Екатеринбур, Вологда һәм башка шәһәрләрне алсак та, башка урынга күчерттеләр йә булмаса үткәртмиләр. Кешеләрнең бәя күтәрелгәнгә, хакимиятләрнең үз вазифаларын үти алмаганга ризасылыгы артканга хакимиятләр бу чараларда катнашучылар күп булыр дип курка. Хәзер халык бу хәлләргә кем гаепле соң дип уйлана башлады", ди Зиннәтуллин.

Антикризис маршын оештыручылар сәяси һәм икътисади таләпләр белән чыгарга җыена.

Сәяси таләпләр:
- Оппозициядәге фиркаләр һәм намзәтләргә шартлар куймыйча, аларның сайлауларда катнашуы. Гадел сайлаулар үткәрү, сайлауда катнашканнарның вәкилләре кергән яңа сайлау комиссияләре төзү. Хәзерге сайлау комиссияләрен тарату.
- Украинага карата сугышны һәм теләсә нинди агрессияне туктату.
- Түрәләрнең канунсыз баюына каршы канун кабул итүне таләп итү.
- Мәгълүмат чараларында пропаганда коткысына бирелүне туктату һәм цензураны бетерү.
- Русиядә мәхкәмәләрнең бәйсезлеген тәэмин иткән реформа үткәрү.
- Һәр шәһәр, һәр авыл белән Кремльдән торып идарә итү үзенең булдыксызлыгын дәлилләде. Илдә вәкаләтләрне урыннарга биргән үзгәрешләр кирәк.

Социаль-икътисади таләпләр:
- Хәрби тармакка һәм полициягә кирәгеннән артык кабартылган чыгымнарны (федераль бюджетның өчтән бере) ике мәртәбә киметү һәм аны сәламәтлек саклау, мәгарифкә бирү.
- Яшәеш челтәрен яхшырту өчен акчаларны төбәкләр һәм урындагы үзидарәләр файдасына яңадан бүлү.
- Дәүләт компанияләренә (Роснефть, ВЭБ, ВТБ, Газпромбанк һәм башкаларга) йөзләрчә миллиард сум бирүне туктату.
- Ватандашларның пенсия тупланмаларын конфискациялү карарын кире кагу.
- Торак-коммуналь хуҗалыкта тарифларның, идарәче компания хисапларының яшәүчеләр һәм җәмәгатьчелеккә ачык булуы.
- Иделдә ком кудыру хәлен төрле яклап тикшерү. Иделнең экологик һәлакәткә баруын туктату.
- Кече бизнеска булышуның реаль механизмнарын булдыру.
- Полициянең җәмәгатьчелек контроленә алынуы.
- Татарстандагы кризиска каршы комиссиягә оппозициядәге фиркалар һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен дә кертү.

Казанда "Яз" чарасын оештыручылар "Крылья Советов" паркына якынча күпме кеше киләчәген фаразлый алмый. "Кешеләр бернинди гаепсезгә дә, хәтта митингка чакыру тараткан өчен дә, ябып куйганны күрә, белә. Шулай ук теләсә нинди провокация булырга мөмкин дип тә шикләнә. Безгә каршы "Антимайдан" чарасы да оештырырга мөкиннәр.

Сайлауда хәрәмләшүгә караганда митинглар куркынычрак булып чыга

Кешеләр арасында хәзер куркып калганнар да бар. Урам җыеннары турында канун имзалангач без төрле митинглар үткәргән вакытта күпләр шалтыратып сезнең чарагыз хакимиятләр белән килешенгәнме дип сорады. Социаль челтәрләрдә дә бу сорауны куючылар булды. Урам чаралары турында канун чиктән тыш репрессив. Штрафлар зур, канун бозган вакытта җинаять җаваплылылыгы да каралган, шул ук вакытта, сайлауларда хәрәмләшкән өчен 500 сум гына штраф түләтәләр. Кайсы куркынычрак – хәрәмләшүме, әллә бу хәрәмләшүгә каршы митингмы? Хакимиятләр фикеренчә, хәзер митинглар куркынычрак булып чыга", ди Зиннәтуллин.

Активистлар чара булачагы хакында күбрәк кеше белсен өчен бастырылган мөрәҗәгатьләр таратырга да җыеналар. Казанда кризиска каршы чара "Крылья Советов" паркында 1 мартта 13 сәгатьтә башлана дип белдерелә. "Яблоко", РПР-ПАРНАС һәм "Прогресс фиркасе"нең Казандагы бүлекләре вәкилләре 2014 елның җәеннән үзара хезмәттәшлек килешүендә.