Кырымтатар кызы "Кырым гүзәле" булды

Your browser doesn’t support HTML5

Кырым инженер-педагогия университеты студенты, 21 яшьлек кырымтатар кызы Ава Сейтумерова "Кырым гүзәле" бәйгесе җиңүчесе дип аталды. Быел ярышта унбер милләт вәкиле, барлыгы 23 кыз катнашкан. Бәйгенең ун еллык тарихында беренче тапкыр кырымтатар кызы җиңгән.