28 март көнне "Россия 1" телеканалы Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә күрсәтте һәм язмада республиканың нефть таба башлаган вакытлары да, бүгенге заманча яшәү рәвеше дә тасвирланды. Шунда Миңнеханов 13 сентябрьдә булачак президент сайлауда катнашырга җыенасызмы дигән сорауга, "әгәр дәүләт башлыгы ышаныч күрсәтсә, әгәр халык ышаныч күрсәтсә, әлегә без пенсионерлар түгел, эшләргә була" дип җавап бирде. "Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов әлеге сүзләрне Миңнеханов сайлауга чыгачак икән дип кабул итәргә ярамый, аны һичшиксез Мәскәүгә алачаклар дип әйтә. Аның фикеренчә, Путин үз тирәсендәгеләрне алыштырырга тели.
"Путин таяна торган кешеләр бик аз. Рамзан Кадыйров һәм Рөстәм Миңнеханов та алар арасында. Әгәр без Русиядәге режимнар тарихына, шул исәптән Советлар берлегенекенә күз салсак, 10-12 еллап вакыт узгач, патша үз командасын алыштыра. Юкка гына Сечин ("Роснефть" башлыгы) белән дә конфликт килеп тумагандыр. Хакимияткә килгәндә бергә булган кешеләр хәзер Путинга кыенлык тудыра һәм бүгенге дәрәҗәләре белән үзенә тулысынча бурычлыларны куя башлый. Бу патша Русиясендә дә, Советлар берлеге вакытында да һәм хәзерге Русиядәге сәясәттә дә гадәти хәл.
Хәзерге кризиста Путинның куяр кешеләре юк диярлек. Бер елдан кризис тагын да көчәячәк, чөнки Кырымны кире кайтармый торып чикләүләрне беркем дә алмаячак.
Мин үзем Русиянең премьер-министры урынына Миңнехановны иң туры килә торган кеше дип исәплим. Путинны хәзер русларның бик үк канәгатьләндермәгәнен күрәбез, чөнки алар яхшы оештыручылар түгел. Моны үз вакытында Ленин да әйткән иде.
Элегрәк элитадагы идарәгә яһүдләр күп куела иде, әмма алар Көнбатыш яклы булып санала. Беренчедән, аларның ватандашлыгы икәү, икенчедән, Көнбатыш белән элемтәләре дә зур, анда милекләре дә күп", ди Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, дәүләт хезмәтендәге татарлар тугрылыклары белән аерылып торган. Сугыштан соң һәм Брежнев заманнарында татарларны дәүләт иминлеге хезмәтенә алырга дигән күрсәтмә дә булган. Татарлар башкалар белән чагыштырганда коррупциягә азрак баткан, ришвәтне дә каерып алмый, оешканрак та дип сөйли Әхмәтов. Шуңа күрә ул Путин Миңнехановны Русия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, хәтта премьер-министры итеп чакырыр дип исәпли. Миңнехановны күтәрергә башка сәбәпләр барлыгын да әйтә.
"Путинга хәзер Көнбатыш белән артык бәйләнештә булмаганнар кирәк. Ул хәзер без Көнчыгышка һәм Кытайга йөз тотабыз дип белдерә. Татар элитасы, "татар кнәзләре" киләчәктә зуррак роль уйный башлаячак. Бервакыт Миңнеханов Путинның тышкы һәм эчке сәясәттә ислам белән шөгыльләнү вазифасын үзенә тапшыруын белдергән иде.
Белүебезчә, Русиядә 30-40% мөселман, ә Мәскәүдәге ике миллион мөселман булу – шулай ук игътибарга лаек. Путин хәзер тышкы сәясәттә мөселманнар гына беректәшләр була алачагын аңлый. Ул гына да түгел, хәзер ислам банклары да Мәскәүгә килер, чөнки Кытайның андый теләкләре артык сизелми, чөнки ул АКШ белән нык бәйләнгән. Ә мөселман активлары, триллионнарча долларлар Русиягә ыргылып килеп керергә дә мөмкин. Менә бу яктан караганда да, әлегеләр Миңнехановны хөкүмәт башлыгы, йә булмаса беренче вице-премьер итеп куярга этәргеч бирергә мөмкин", ди Әхмәтов.
Миңнеханов Мәскәүгә китсә, Русиянең сәяси элитасы эчендә югалып калмаячак дип белдерә "Звезда Поволжья" баш мөхәррире.
"Ул башкалардан нык аерылып тора. Сизгер, талантлы гына түгел, ә эш атмосферасы тудыра белә. Элек Татарстанда эшләгән Марат Хөснуллин һәм Николай Никифоров та хәзер үзләрен менә дигән хис итә. Улюкаев та, аның әтисе татар, Путинның шулай ук ышанычлы кешеләреннән берсе. Алар артында татар бердәмлеге һәм шул ук вакытта эшчәнлеккә, тормышны үзгәртергә омтылган татар халкының көче дә тора. Алар команда да оештыра ала, Путин белән дә уртак тел дә таба алачак. Путин беркайчан да татарның Русия президенты урынын дәгъваламаячагын белә. Миңнеханов интригаларага да бирелмәячәк, Путинга каршы ниндидер төркемнәрдә дә катнашмаячак", ди Миңнеханов.
Путин Миңнехановны Мәскәүгә алган очракта, Мәскәүдән үз кешесен китереп куярмы дигән сорау да туа. Әхмәтов фикеренчә, республиканың яңа җитәкчесе Татарстаннан булачак. Илсур Метшин, Илдар Халиков һәм Әсгать Сәфәров – әлеге өчәү арасыннан берсе куелырга мөмкин.
"Миңа калса, бәлки инде килешкәннәрдер дә, Метшинның шанслары иң зуры. Универсиада үткәргәч Путин Метшинны исендә калдырды. Метшин үзен бик тырыш итеп күрсәтә, шәһәр дә үзгәрә. Шулай ук Халиков та, Сәфәров та куелырга мөмкин. Сәфәров – генерал-лейтенант, ул иминлек өлкәсенә карый. Аны тиккә генә Татарстанда президент администрациясе башлыгы итеп куймадылар", ди Әхмәтов.
Аның фикеренчә, Татарстан җитәкчесенә кагылышлы зур үзгәрешләр республикада президент сайлауга кадәр үк булачак. "Президент сайлау кампаниясе ике ай дәвам итә, Миңнеханов июнь аенда федераль структураларга китәргә мөмкин", ди Әхмәтов.
Аның фикеренчә, Миңнехановның үзенең Татарстаннан китәсе килми. "Ике ел элек Путин янә президентлыкка килгәндә Миңнехановка вице-премьер һәм авыл хуҗалыгы министры булырга тәкъдим иткән иде. Әмма Миңнеханов үз урынында калуны саклап кала алганлыгын белдерде. Аның анда барасы килми", ди Әхмәтов.
Аның фикеренчә, Русия бүген сәяси билгесезлек чорына аяк атлады. Майдан соң әле бу билгезлек арта гына барачак ди ул.