“Язгы тамчы” – төрле уен коралларында уйнаучы сәләтле балаларны берләштерүче бәйге. Бәйгенең сайлап алу турлары берничә зоналарда оештырылды. Чираттагысы Ижауда Халыклар дуслыгы йортында узды. Биредә Ижау шәһәре һәм республиканың Кече Пурга, Юкамен районнарында музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә уен коралларында уйнау серләренә төшенүче балалар катнашты. Бәйгене 23нче тапкыр Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оештырды.
Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында төркем-төркем балалар остазларыннан соңгы күрсәтмәләр ала. Кемдер дулкынланып үз чиратын көтә, кемдер жюри каршына чыгар алдыннан бармакларын яза дисәк тә бер дә арттыру булмас.
Рөстәм Егоров инде күп тапкырлар бәйгеләрдә дә катнашкан, сәхнәдән дә еш кына чыгыш ясаган булса да, хәзер дулкынлануын җиткерде. “Сәхнәдән чыгыш ясаганда ләззәт алам”, диде Рөстәм. Әмма конкурслар да кирәк яшьусмерләргә. Рөстәм үзен милли җырларыбызны башкаручы буларак та танытты, баянны да яхшы дәрәҗәдә үзләштерүен исбатлады.
Рөстәм Егоров музыка көллиятенең махсус сыйныфында белем ала. Аның остазы – көллиятенең баян классы укытучысы Владимир Смердов шушындый конкурсларның мөһимлеген, кирәклеген билгеләде. Үткән елларда бәйгедә катнашучылар балалар санының да күплеген билгеләп, быел аларның аз булуын да җиткерде.
Ижау шәһәренең сәнгать мәктәпләреннән быел бәйгегә килгән балалар саны күп түгел – ике дистә дә юк иде. Моны оештыручылар 2015 ел – Удмуртиянең Воткински шәһәрендә туган танылган композитор Чайковскийның 175 еллык юбилеенә бәйле диде. Бу сәбәпле республикада конкурслар саны күп. Балалар ул бәйгегә әзерләнүне хуп күргән.
Әмма моннан тыш мәктәпләрдә милли музыкага да игътибар бар. Татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балалар арасында ТИҮ оештырган конкурска ел саен остазлар үз шәкертләрен ныклап әзерли. Шундыйлардан башкаланың алтынчы сәнгать мәктәбен мисал итеп китерергә мөмкин. Укытучылар быел да фортепиано, скрипка, хәтта синтезаторда татар көйләрен уйнаучы балаларны алып килгән.
Ижау шәһәренең 6нчы сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укытучысы Ольга Зайкова “Балалар бик теләп һәм тырышып милли музыканы өйрәнә. Милли гаиләләрдә үсүче балаларны тәрбияләүдә милли көйләр бик кирәкле. Беренче сыйныфтан ук малай-кызларны милли музыка белән таныштыра башлыйбыз. Инде татар композиторлары әсәрләре ноталарыбыз да шактый, кайда гына барсак та, татар музыкасы ноталарын алып кайтабыз”, диде Ольга Зайкова .
Бәйгене дә алтынчы сәнгать мәктәбе балалары башлады. Быел беренче тапкыр сигез яшьлек Камиля Фәйзуллина синтезаторда берничә көй башкарды. Бәйге эстафетасын шушы мәктәп укучысы Максим Әмиров алды. Ул фортепианода композиторлар әсәрләрен уйнады. Тугыз яшьлек Катя Казаринова исә скрипкада татар көйләрен башкарды.
Юкамен районыннан ике бала килгән. Сафинә Абашева, Ирек Нуралиев. Игътибарга лаек мәгълумат – балалар икесе дә Починки авылында яши. Әмма дистәләгән чакырымны үтеп, район үзәге – Юкаменски музыка мәктәбендә уен коралларын үзләштерә. Ирек Нуралиев татар композиторлары әсәрләрен, халкыбыз көйләрен яратып башкаруын җиткерде. Аңа програмнан тыш татар музыкасын укытучысы Николай Шамшурин өйрәтә. Ул музыка белемен Татарстанда алган, татар көйләренә мәхәббәт уку елларында тәрбияләнгән, күрәсең.
Ижаудан Равил Талипов флейтада бик оста уйный. Ул һәр бәйгегә классик композиторларыбыз әсәрләрен өйрәнеп килә. Хәзер Салих Сәйдашев әсәрләрен башкарды.
Балалар кыллы уен коралларында да бик оста уйнады. Мәсәлән, Ксения Максимова думбыраны үз итә – татар халык көйләренә тезмә башкарды.
Кече Пурга музыка мәктәбендә баян һәм аккордеон сыйныфында балаларга музыка белемен милләттәшебез Зөлфия Шакирова бирә. Татар балаларының милли музыкага тартылуын исәпкә алып, аларга халкыбыз көйләренең серләрен аңларга ярдәм итә.
Бәйгеләрдә катнашу егет-кызларга үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирә. Бик күп остазлар әлеге бәйге турында күптән белә, көтеп тора. Беренче елларда татар композиторлары әсәрләре ноталарын табу зур бер проблема булса, хәзер алар инде музыкаль әсбаплар туплаган. Һәрберсе үз юлларын тапкан.
Зөлфия Шакирова Татарстанда туып үскән, Түбән Камада музыка белемен алган. Шуңа да Татарстан белән элемтәләре ныклы. “Шул ук вакытта бәйгене оештыручылар җаен табып, музыка әсбапларын сатуны да оештырсалар, безгә ярдәм, музыка мәктәпләрендә дә татар мәдәниятен прогандалауда зур этәргеч булачак” дип өстәде Кече Пургадан Зөлфия ханым.
Быел конкурска килгән балалар башкаруында катлаулы әсәрләр яңгыравын җиткерде жюри әгъзасы Гайсә Талипов. Бәйге 23нче тапкыр оештырылды. “Бу елларда биш меңләп бала катнашты. Аларның күбесе югары уку йортларында белем алды, тормышларын музыка, сәхнә белән бәйләде”, диде Гайсә Талипов. Гайсә әфәнде үткән елда бәйгедә җиңүче Руслан Вәлиев укуын Казан консерваториясендә дәвам итүен ассызыклап үтте.
Быелгы бәйгедә катнашучылар арасында рус фамилияле балалар күплеге күзгә ташланды. Жюри әгъзаларының моңа үз карашы. Динә Тимергалиева “Татар композиторлары әсәрләрен балалар теләп өйрәнә, татар музыкасына тартылалар. Димәк безнең музыкаль культурабыз башкаларны кызыксндыра”, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта балалар бер үк композиторлар әсәрләрен башкаруын, заманча әсәрләр булмавын да җиткерде.
Сайлап алу турлары узды. Иң оста башкаручылар Ижауга 24 апрельдә гала-концертка җыелачак. Ул шулай ук Халыклар дуслыгы йортында узачак.